Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коммунада барысы да тигез итеп бүленгән

Шәһәрле Милица Иванова Тәтеш районының торак пунктлары тарихын өйрәнү белән беренче ел гына шөгыльләнми, кайчагында ул чын-чынлап уникаль документлар һәм тарихи мәгълүматлар таба.

Кызыл Октябрь коммунасы – кечкенә генә торак пункт, аның хакында бик азлар гына белә, ул үзенең яшәешен туксан ел элек ­туктаткан.
– Нармонка һәм Федоровка авыллары арасында урнашкан Кызыл Йолдыз бистәсе турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнгәндә, 1935 елгы топографик картада Кызыл Октябрь торак пунктын таптым. Ирексездән әлеге географик объектның барлыкка килүе турында беләсе килде, – ди Милица Николаевна.
Ул Интернет чел­тә­рендә түбәндәге мәгъ­лүматны тапкан:
“1926 елда Нармонка авылыннан көнба­тыштарак Үләмә елгасы ярында “Кызыл Октябрь” кооператив хуҗалыгы төзелә. Бу коммуна була. Коммунаның рәисе Зеленовкадан Козин Степан була, ул ВКП(б) волость комитеты рәисе һәм әлеге коммунаның рәисе булып торган. Коммунада 8 йорт һәм бер ашханә булган. Хуҗалыкта бакчалар, терлек, кош-корт берләштерелгән. Барысы да ашханәдә тукланган. Басуга бөртекле культуралар чәчкәннәр, бәрәңге утыртканнар. Үләмә елгасы буендагы бакчада кәбестә, кишер, суган, кыяр үстергәннәр. Яшелчәләрне базарга илткәннәр. Барлык җитештерелгәннәр  ком­мунаның барлык әгъ­залары арасында тигез итеп бүленгән. “Фордзон” тракторы да булган. 1929 елда дәүләткә икмәк тапшыру буенча кызыл олау да оештырылган. Коммуна 1931 елга кадәр, бөтен җирдә коллективлаштыру барганда яшәгән”.
Алдагы тугыз елда Кызыл Октябрь коммуна буларак түгел, ә торак пункт буларак яшәгәндер, мөгаен. 
– Анда яшәүчеләр турындагы мәгълүматны Тәтеш районы башкарма комитетының архив бүлегендә мин таба алдым. Алар 1940 елда Казахстанга күчереп урнаштырылганнар: “...Кызыл Октябрь поселогы Нармонка янында урнашкан. Аз җирле колхозлардан 1940 елның июленә Казахстан ССРның Кустанай өлкәсендәге күп җирле а/х районнарына күченүчеләрне раслау. Кызыл Октябрь – 20 хуҗалык». – дип уртаклаша Милица Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев