Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Компьютер белеме нигезләрен өйрәнү

Интернеттан файдалануны өйрәнергә, шулай ук электрон төрдә дәүләт хезмәтләре алырга теләгән районыбыз пенсионерлары “Компьютер белеме нигезләре” курсларына йөри.

(Тәтеш, 20 октябрь, "Тәтеш таңнары"). РПФның Тәтеш районы Идарәсе кураторлыгындагы пенсионерлар Берлегенең җирле бүлеге оештыр­ган укулар Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында уза. Мәктәп укытучысы Елена Борисова пенсионер­ларга интернеттан файдаланырга өйрәтә. 

“Олы Шәмәктәге 10 пенсионер октябрь азагында җирле мәктәп базасында компьютер белемен үзләштерә башлаячак, моңа аларга Марина Тимескова ярдәм итәчәк”, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы пенсия фонды идарәсеннән. – Курслар 2020 елның апрелендә сертификатлар тапшыру белән тәмамланачак, укулар төгәлләнгәч, курсларга йөрүчеләрне алган белемнәрен тикшерү буенча район олимпиадасы көтә”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев