Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коръән аятьләре тыңлап

    Ураза аеның көннәре санаулы гына калып бара. Авыл һәм шәһәр мәхәлләләрендә халык авыз ачу мәҗлесләре уздыруны дәвам итә.

    Күптән түгел генә редакция белән элемтәгә кергән укучыбызның да әйтер сүзләре шул хакта иде. "Үтәмеш мәчетендә ифтар уздырдык. Анда авылның яше-карты, утыздан күбрәк кеше, җыелды. Бик күркәм мәҗлес булды. Авыл имамы Рамил хәзрәт Камалов Коръән аятьләре укып, вәгазь сөйләде.
    Авылдашларыбыз Фирдус Йосыпов, Ильяс Ибраһимов, Хәниф Таһировлар да догалар ирештерделәр. Ифтар ашын уздыруда аш-су хәстәрен без, хатын-кызлар, үз өстебезгә алдык. Табын бик мул иде. Шәһәрләрдә гомер итүче авылдашлар арасыннан да сәдака итеп акча бирүчеләр булды. Ифтар ашын ел саен уздырабыз, ул күңелләребезне сафландыра, җаныбызга иман иңдерә. Ирләр таралгач, авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлсинә апа Шәмсетдинова уразаның никадәрле саваплы булуы турында сөйләп, Гает бәйрәмнәрен дә сөенеп каршылыйк дигән теләген белдерде", - диде әңгәмә барышында Миләүшә Әхмәдуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: