Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коронавирус пандемиясе вакытында үз өеңдә ничек дезинфекция ясарга Роспотребнадзор киңәш бирә

Коронавирус пандемиясе вакытында үз өеңдә ничек дезинфекция ясарга Роспотребнадзор киңәш бирә

(Тәтеш, 20 апрель, «Тәтеш таңнары») Ишек тоткалары

Сабын белән юыгыз яки спиртлы антисептик яисә хлорлы эремә белән эшкәртегез. Өйгә кайткач, кулыгызны сабын белән юганчы, үзегез кагылган тоткаларны юып алырга кирәк. Ишек тоткаларын эшкәрткәннән соң, кулларыгызны һичшиксез сабынлап юыгыз.

Кабызгычлар

Антисептик тидерелгән тастымал белән сөр­тегез. Әгәр өйдә барыгыз да сәламәт икән, кабызгычларны еш сөртеп торуның зарурилыгы юк. Әгәр өйдә чирле кеше булса, һәр кулланган саен сөртергә кирәк.

Шкаф тоткалары.

Тукыма һәм йомшак материал белән тышланмаган урындык “аркалары” Аларны сабын белән юыгыз яки өйләрне җыештырганда антисептиклы тастымал белән сөртегез.

Кечерәк өстәлләр һәм башка каты өслекләр (китаплар куелган ачык киштәләр, комод, тумбочка капкачлары)

Өйне җыештырганда сабын белән юыгыз яки антисептиклы тастымал белән сөртегез.

Аш-су бүлмәсендәге өстәл

Юганда көнкүреш химия­сен файдаланыгыз яки спиртлы антисептиклы тастымал белән сөртегез. Әгәр өйдәгеләрнең барысы да сәламәт икән, моны көнгә бер тапкыр эшләү дә җитә. Әгәр өйдә чирле кеше булса, һәр файдаланган һәм тукланган саен эшкәртергә кирәк.

Язу өстәле

Өйне җыештырганда сабынлап юыгыз, антисептиклы тастымал белән сөртегез.

Көнкүреш техникасы

Өйне җыештырганда җайланманың эшләү урыннарын антисептиклы салфетка белән сөртегез.

Су агызгычлар

Көнкүреш химиясе әйберләрен кулланып юыгыз, аларны ­кайнар су белән яхшылап юды­­рырга кирәк. Әгәр өйдәгеләрнең барысы да сәламәт икән, моны көнгә бер тапкыр яисә бер көн аралаш эшләү дә җитә. Әгәр өйдә чирле кеше бар икән, һәр файдаланган саен эшләү ­зарур.

Раквиналар

Юганда көнкүреш химиясе әйберләрен кулланыгыз, аларны кайнар су белән яхшылап юдырырга кирәк. Әгәр өйдә барысы да сәламәт икән, моны көнгә бер тапкыр яисә көн аралаш эшләү дә җитә. Әгәр өйдә чирле кеше бар икән, һәр файдаланган саен эшләү ­зарур.

Тараклар

Әгәр өйдә чирле кеше бар икән, спиртлы антисептик  салфетка бе­лән өстәмә рәвештә эшкәртегез.

Туалет (унитаз, ванна,

душ кабинасы, биде)

Туалетны иң азактан юыгыз, хлор кушылган дезинфекцияләү әйберләрен кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев