Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирустан Казан кинорежиссеры Сергей Литовец вафат булган

Сергей Литовецка 59 яшь иде. Казанда туган. Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән.

(Тәтеш, 30 апрель, "Тәтеш таңнары").  Кинорежиссер һәм оператор Сергей Литовец вафат. Дуслары социаль челтәрләрдә аның короновирустан үлүе турында язалар. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Сергей Литовецка 59 яшь иде. Казанда туган. Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән.

«Сергей юк инде. Авыруын белә идек. Хәлен белешеп тордык. Бүген үлгән дип әйттеләр. Хатыны белән улы да больницада ята. Улына 25 яшь. 15 яшьлек кызлары бар. Ул хәзер туганнарында», — диде ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Сергейның үлемен ишеткәч, дертләп куйдык. Короновирус безнең яныбызга да килеп җитте. Ә бит Сергей белән уртак планнарыбыз да бар иде. Аралашып, сөйләшеп тора идек», — диде ул. 

фото: tnv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X