Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирустан вакцинаны һәркем бушлай һәм үз теләге буенча ясата ала

Татарстанга “Спутник V” (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылган.

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинаны теләге булган һәр кеше ясата ала. Республикага “Спутник V” (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылган. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, ул шулай ук каты өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә, дип белдергән белгечләр.

Әлеге вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга сакланачак дип фаразлана.

Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинаны бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә ясату зур әһәмияткә ия. Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан чирләп китү куркынычы янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев