Кош гриппына – юл куймаска
Тәтеш районы территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы артты.
(Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәмис Гарипов хәбәр итүенчә, ТРның Тукай районы КФХларының берсендә әлеге чир барлыгы теркәлгән, Россиянең башка өлкәләрендә кош гриппы буенча карантин тәртибе кертелгән 44 урын бар.
Безнең район территориясенә мәкерле чир үтеп керүгә юл куймас өчен, ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын профилактикалау таләпләрен катгый үтәргә киңәш итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗаларына түбәндәге чараларны уздыру зарур: кошлар янына кергән вакытта шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; киек кошлар булган урыннарда йорт кошларын урамда йөртүне чикләргә; киек һәм синантроп кошлар белән бәйләнеш булдырмас өчен йорт кошларының урамга чыгу һәм ашату урыннарына томалаулар, челтәр коймалар урнаштырырга, йорт кошлары һәм киек кошлар үлгән һәрбер очрак турында дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә; йорт кошларының гомуми иммунитеты нык булуны тәэмин итү өчен ашатуга витаминлы өстәмәләр, премикслар һәм башка өстәмә азыклар кертергә; йорт кошлары асрала торган биналарда һәм урамда чисталыкны сакларга; тизәкләрен һәм асларына куелган әйберләрне аерым урында яндырырга яки биотермик зарарсызландырырга; кимерүчеләргә каршы көрәш алып барырга.
– Тукланганда яхшы итеп пешерелгән һәм кыздырылган кош итен генә кулланыгыз, чиле-пешле йомырка ашамагыз, – дип кисәтә тәтешлеләрне Рәмис Әхмәт улы. – Балаларга киек кошларны кулга алуны һәм йортка алып кайтуны тыегыз, билгесез сәүдә урыннарында, шулай ук ветеринария-санитария документларыннан башка тере кошлар һәм кош итеннән ясалган азык-төлекләр сатып алмагыз.
Йогышлы чирдән саклану өчен йорт кошларын чалу киңәш ителә.
Белгечләр киңәш итә: кош үләксәләрен тапканда яки урамда яисә гражданнарның шәхси хуҗалыкларында авыру кош-корт булуын ачыклаганда, аларның үләксәләре яки кош-кортны тоту урыны буенча кош гриппына тикшерү чаралары үткәрү максатларында районның дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.
Ветеринария берләшмәсе телефоннары: 2-81-13; 2-87-74; 2-88-31.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев