Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кошларны сыйладылар

“Кошлар көне”ндә, 12 ноябрьдә, кышны каршылаучы кошлар өчен җимлекләр әзерләү буенча табигатьне саклау акциясе узды.

(Тәтеш, 18 ноябрь, Тәтеш таңнары, Лина ТИХОНОВА). Бу көнне Русиядә күптәнге вакытлардан ук беренче “кышкы” кошларны: песнәкләр, карабүрекләр, урман чыпчыгы, һәм башка канатлы дусларны каршылаганнар. Нәкъ тә менә әлеге мизгелдән кошларга ярдәм итү, җимлекләр элү һәм аларны ризыклар белән тулыландыру кабул ителгән. “Әкият” балалар бакчасына да бу көнне песнәкләр кунакка килде. Балалар аны җырлар, биюләр белән каршы алдылар, ә ул аларга кош­лар турындагы табышмакларга җаваплар әйтте, балалар белән хәрәкәтчән һәм музыкаль уеннар үткәрде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мөһим бурычлары: кышлаучы кошларның юкка чыкмавын да кайгырттылар. Канатлы дусларга елның салкын фасылында ярдәм итәр өчен, аларга җимлекләр ясау һәм анда җимнәр салырга кирәк. “Балалар иң кыен вакытта кошлар нәрсә белән тукланырга яратуларын искә төшерделәр, ә әзерлек төркемендәге сабыйлар агач ботакларына эләргә мөмкин булган “кошлар өчен ризык­лар” әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар”, – дип уртаклашты экология тәрбиясе буенча балалар бакчасы методисты Наталья Тарасова.

Саф һавага йөрергә чыккан балалар җимлекләр беркеттеләр һәм балалар бакчасы участокларында кошлар ашханәсе элделәр.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев