Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коткару түгәрәге ыргыттылар

Лагерьда ял итүче балалар батучыларны коткару буенча мастер-класста катнаштылар.

Кече суднолар буенча Кама Тамагы участогы дәүләт инспекторы Алексей Ананьев тәкъдиме белән Идел буйлап җәйге лагерьларны әйләнеп чыгу мине бераз сагайтты. Йөзә белмәгәнлектән азрак дулкынландым, шулай да куркуны җиңдем, чөнки янәшәмдә бит МЧС коткаручылары. Көймәгә утыргач, беренче булып коткару киемнәре кидек. "Вертолет" утравында, анда "Эволюция утравы" квест-лагере урнашкан, безне педагог-оештыручы Андрей Мордвинов каршы алды һәм палаткалы лагерь урнашкан җиргә алып барды. Биредә балаларның һәр сәгате исәптә - кемдер скалодромда, скайпарк­та, ә кайберләре дайвинг белән шөгыльләнә һәм катамаранда йөри. Шулай булгач, суда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы әңгәмә бер генә дә артык булмады.
Республиканың төрле почмакларыннан - Казаннан, Баулыдан, Апастан, Тәтештән килгән кызлар һәм малайлар инспекторны кызыксынып тыңладылар, кайберләре "батучыга" коткару түгәрәге бирүне тәҗрибәдә кулланып, күнегүләр ясап карадылар. Бу җиңелләрдән түгел икәнлеге ачыкланды. "Куркабыз, кинәт көчебез җитмичә ычкындырып җибәрелсә, яисә аның белән батучыга сугылса", - диләр балалар. Инспекторга файдалы киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп һәм утрауга кабат килүебезне чакырып, безгә истәлекле бүләкләр дә бирделәр - лагерь символикасы төшерелгән футболка.
Киләсе объект "Буревестник" булды, ул Пролей-Кашадагы яр буенда урнашкан.
"Таулы урын, шуңа да өч катлы итеп ясадык", - ди лагерь начальнигы Лидия Егорова.
Аста дүрт урынлы палаткалар, биредә үк уен мәйданчыгы да бар. Икенчесендә, аларны бер-берсе белән баскыч тоташтыр­ган, аш бүлмәсе, анда өстәлләр куелган. Аш пешерүчеләр Наталья Назимова, Борис Князькин һәм Николай Логинов балалар өчен учакта тәмле ризыклар пешерәләр. "Бүген токмачлы итле шулпа булачак, икенчегә - пылау", - ди Николай. Өченчесендә кичләрен дискотека була.
Алексей Ананьев суда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде, шулай ук Лидия Егорова үтенече белән батучыга беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде, төгәлрәге, кешене судан аңсыз килеш алганда нишләргә кирәклеген төшендерде.
Ә кешенең гомере үз вакытында күрсәтелгән ярдәмнән тора. Сүз уңаеннан, 112 - бердәм ашыгыч хезмәтенең телефон номеры. Һәм беркайчан анда кирәксезгә шалтыратырга ярамый. Ялган чакыру буенча чыгып, коткаручылар вакытны югалтырга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышлык күрсәтергә өлгерә алмый калырга мөмкиннәр. Шук­лык өчен штраф җәзасы каралган. Әгәр балигъ булмаганнар шалтыратсалар, алар өчен әти-­әниләре җавап бирә.
Биредә икенче сменага да калып ял итүче Данил Грушев үзенең хис-кичерешләре белән уртак­лашты. Лагерьда барсы да яхшы, аеруча да тәмле ашаталар, ә палаткаларда яшәү бер дә куркыныч түгел, хәтта төнлә белән дә диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X