Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котыру чиреннән вакцина – түләүсез

Котыру чире хайваннар һәм кешеләр өчен иң куркыныч авырулардан санала.

Тәтеш районының дәүләт ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов әлеге йогышлы чир ­турында сөйли. 

– Котыру – хайваннар һәм кешеләрнең вируслы чире, ул һәрчакта да диярлек үлем белән тәмамла­на. Башта вирус берникадәр вакытлар эләккән урында тора, аннары баш һәм арка миенә үтеп керә, шуннан селәгәй бизләренә эләгә, анда үрчи һәм селәгәйне зарарлый. Авыру билгеләре барлыкка килгәнче яшерен (инкубацион) чор була, ул 14 тәүлектән 3 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Этләр ярсу (агрессив) һәм тыныч (паралитик) төрләре белән авырый. Ярсыган төр белән авырганда хайван барысына да һөҗүм итә. Тыныч төрдә йоту мускуллары параличлана, хайваннар ашарга яраксыз әйберләрне дә ашарга, алпан-тилпән йөри башларга мөмкиннәр. Бу очрак­ларда кешедә судан курку билгеләре хас булса, ул күренешләр этләрдә сирәк күзәтелә. Мәчеләрдә котыру еш кына 6 тәүлеккә кадәр бик көчле рәвештә уза. Аларда тынычсызлану, аппетит булмау, селәгәй агу, аппетит бозылу, йотуның кыенлашуы барлыкка килә. Сукбай һәм караучысыз этләр төп таратучылар булып санала. Кешеләр һәм хайваннарда чир белән зарарлану тире капламнарын яки тышкы лайлалы тышчаларны тешләү яки селәгәй эләгү нәтиҗәсендә котыру авыруын китереп чыгару очкыннары белән турыдан-туры бәйләнеш булганда барлыкка килә. Урман территорияләре әлеге чир өчен табигый очкыннар булып тора. Шуңа күрә районыбызда ел саен йорт һәм сукбай хайваннарга карата профилактик чаралар үткәрелә. Кыргый җәнлекләр өчен антирабик ораль вакцина кулланыла, ул нигездә язын урман тирәсе чикләренә куела. 

Шәһәр тирәлегендә ке­шеләр өчен төп куркыныч­лылыкны күзәтүче­сез йөр­гән хайваннарның һө­җүме һәм тешләве тудыра. Теләсә нинди авыру нинди дә булса сәбәпләр аркасында зарарланган кыргый җәнлекләр белән бәйләнешкә кергән вакцина ясалмаган йорт хайваннары аркылы күчә.

Ветеринария хезмәте бу яктан мөмкин булганның барысын да эшли: йорт хайваннарына вакцина ясый, этләрне терки, кыргый хайваннар өчен антирабик вакцина белән ел саен алдавыч җим сала. Бу ел әйләнәсе алып барыла һәм ул беркайчан да туктап тормый, – ди районның баш ветеринария табибы. – Хөрмәт­ле районыбыз кешелә­ре, үзегезнең хайваннарга прививка ясатырга һәм при­­вивканың мөһимле­ге ту­рындагы мәгълүмат­ны тирә-юньдәгеләргә дә җиткерергә онытмагыз. Чирнең нәтиҗәсе белән очрашуга караганда, аны булдырмый калу һәрвакытта да яхшырак. Белешмә өчен телефон: 2-87-74.

Котыру чиренә каршы вакцинаны дүшәмбе­дән җомгага кадәр (8дән – 17 сәгать­кә кадәр) түләүсез рәвештә түбән­дәге адрес буенча ясатырга мөмкин: Тәтеш, Ветшәһәрчек урамы, 11а. 

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев