Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коймак белән сыйланабыз

    Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган Май чабу бәйрәме күмәк күңел ачу, ярминкә сәүдәсе һәм концерт программасы белән үрелеп барды.

    Сулга китсәң - иген, ит, балык табарсың, турыга барсаң - коймаклар өстәленә юлыгырсың, ә мәйдан эчендә - күңелле җырларга кушылып биерсең.
    Барлык палаткалардан халыкны чакырып яңгыраган сүзләр ишетелә: "Килегез! Безнең коймак­лар белән сыйланыгыз!" Аларны шәһәр һәм авыл җирлекләре оешмалары, учреждениеләр хезмәткәрләре чигешле сөлгеләр, чәчәкле яулыклар, кулдан ясалган курчаклар һәм төп символ - якты кояш сурәтләре белән бизәгәннәр.
    Бу көнне бөтен җирдә самавырлардан төтен күтәрелде. Кадет интернат-мәктәбенең аш пешерүчеләре хуш исле чәй янына алдан ук 150 коймак әзерләп куйганнар. Киртәледә яшәүче Антонина Еркина чуен табада кызган кайнар коймакларны шунда ук тарата бара, аның янәшәсендә Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонованың бәйрәм ризыгы да күз ачып йомганчы "очып" тора. Май чабу өстәленә башка ризыклар да төне буе һәм иртән әзерләнгән: үз рецептлары белән пироглар, кош теле, бавырсак - Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең ул 23 төрдән артык иде.
    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов уңышлар һәм җитешлек теләп, "Нур" агрофирмасын авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашканы өчен III дәрәҗә Диплом белән бүләкләде. Икенче урынга Тәтештәге 2нче урта мәктәп лаек булды, ә беренчелекне Нармонка авыл җирлеге алды. Олылар Сергей Ерас­тов, "Умарина", "Ромашка", "Ивушка" ансамбльләренең чыгышларын тыңлаган арада, балалар өчен күңел ачулар белән аерым мәйданчык эшләде, анда сабыйлар җитезлектә һәм төзлектә ярыштылар.
    Кардан ясалган иң биек таудан алтынсу толымлы, кызыл калфаклы, чәчәкле сарафан кигән "Яз кызы" үзе күзәтеп тора - аны хәтта яндырырга да кызганыч. Әмма кышны тизрәк озатасы килә. "Ян! Ян яктырак!" - дип кычкырдылар шамакайлар. Һәм балаларның самими кичерешләре астында карачкы көлгә әйләнде, аның белән бергә барлык борчулар, бәхетсезлекләр янып югалды - яз килә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: