Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы ана Нина Алюкина хатын-кызның бәхете балаларда булуына ышана, чөнки алар аның җидәү

Нина Семеновнаның олы улына – 26 яшь, кечесенә – алты.

(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Дистәләгән еллар элек күп балалы гаилә булу беркемне дә гаҗәпләндермәгән. Бүгенге көндә өчтән күбрәк баласы булган гаиләләрне аерым бер батырлык дип санарга мөмкин. Ә инде алар җидәү булса, һәм аларны тәрбияләү хатын-кыз җилкәсенә төшсә...

Нина Семеновнаның олы улына – 26 яшь, кечесенә – алты.

“Мин үзем күп балалы гаиләдән, без – өч кыз туган. Гаилә сүзе үзе генә дә күп нәрсәләр хакында сөйли. Зур гаиләдәге балалар бер-берсен яклый, бер-берләре белән күңел кичерешләрен уртаклаша”, – дип саный Нина Семеновна. 
Тәтешкә ул Ерак Төнь­яктан күченеп кайткан. Дөрес, балачагында ул Кече Шәмәк авылына әбисе һәм бабасы янына бик еш кунакка кайткан.
Улы Вадим беренче булып дөньяга аваз салган, хәзер аңа 26 яшь, иң кечкенәсе Маркка – нибары алты. Нина Семеновнаның алардан тыш тагын өч улы – Аркадий, Лев, Елизар һәм ике кызы Александра белән Вероника бар. 
“Барлык исемнәр дә – чиркәү календареннән. Без мөмкинлек булган саен гыйбадәтханәгә барабыз. Балаларымның барысының да чиркәү хорында җырлаган вакытлары булды. Хәзер, Көньяк микрорайонда чиркәү ачылгач, анда йөрибез, ә Елизар шунда хезмәт куя, – дип уртаклаша Нина Семеновна. – Холыклары буенча балаларның барысы да төрлечә, чөнки хәтта океанда ике тамчы да бер-берсенә охшамаган. Малайлар спорт белән мавыга, кызлар фортепианода уйный, Лев – баянда”. 

Күп балалы гаиләнең көнкүреше вак-төягенә кадәр җайга салынган, эшләр бертигез бүленгән. Кухняда көн саен икешәр кеше эшли. Өстәвенә, барысы да, ике кечкенә баладан тыш, аш-су әзерли ала, ә малайларның ризык­лары кайчакларда, кызлар әзерләгәнгә караган­да, тәмлерәк тә була. Ял кө­нендә – бөтен өйне җыеш­тырып чыгару эш­ләре башкарыла, анда һәр­кем ­катнаша.

“Балаларны тәрбияләве гомумән дә катлаулы, – дип белдерә Нина Семеновна. – Аның каравы уңай яклары күп: бала бишле билгесе алып кайтканда, имтиханын яхшыга тапшырганда яки спортта уңышларга ирешкәндә ничек итеп рухи шатлык кичерәсең. Ә хәзер күз алдына китерегез, әлеге барлык казанышлар бер баланыкы гына түгел, ә берничәнеке булсын ди. Берьюлы никадәрле хис-кичерешләр! Балалар минем өчен – юанычларым”.

Мин финанс турында сорамый булдыра алмадым, Нина Семеновна моңа болай дип җавап бирде: “Балаларымның барысы да хезмәт сөючәннәр, кечкенәдән үк теләсә нинди эшне белеп башкаралар. Эшләгән хакларының күп өлешен миңа бирәләр, берникадәрен үзләренә калдыралар. Мин дә мөм­кин кадәр өстәмә ак­ча эшләргә тырышам: тегә, бәйли беләм. Күп бала­лы ананың сәләте дә күп булырга тиеш – башкача була да алмый”. Кыс­касы, сәләт турында. Игълан буенча ул егерме ел элек “Русская душа” ансамбленә кушылган. Шул вакыттан аның тормышында тагын бер мавыгу – җыр барлыкка килгән.
Нина Семеновна Тәтеш­нең үзәк район хастаха­нәсендә чирек гасыр хез­мәт куя: башта – поликлиникада, хәзерге вакытта шәһәрнең Көньяк мик­рорайонында процедура бүлмәсендә эшли.

Нина Семеновна белән аралашкач, әлеге хатын-кызда никадәрле көч булуына сокланасың. “Мин – мөстәкыйль ке­ше, беркайчан да зарланмыйм. Әни безне шулай тәрбияләде. Беркайчан да кемнеңдер ярдәменә исәп тотмыйм. Хәзерге вакытта балалар үстерүе җиңел түгел, әлбәттә, төпле һәм түзем булырга кирәк. Ә гомумән алганда, мин – күтәренке рухлы кеше, үземә тө­шенкелеккә бирелергә юл куймыйм”, – ди ул.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X