Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп нәрсәләрне урында ачыкладылар

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев Урюм җирлеге базасында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиянең күчмә утырышын үткәрде.

Халыкның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләрне мөмкин кадәр күбрәк эшкә урнаштыру максатын куеп, комиссия җитәкчеләр, потенциаль эш бирүчеләр белән аерым эш алып бара. Хезмәт урыны эзләүче биш кешенең икесе "С. М. Казаков" КФХга җәмәгать эшләренә кабул ителәчәк - әлеге утырышның нәтиҗәсе шундый. Үткән атна мәгълүматлары буенча, районда эшсезләр дәрәҗәсе 0,76 процент тәшкил итте (Татарстанда - 0,7 процент). Атна эчендә алты эшсез хезмәткә урнаш­тырылган, дүртесе җәмәгать эшенә алынган.
Бу атнада комиссия Бакырчы һәм Кошки-Новотимбаево җирлекләрендә күчмә утырышлар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев