Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпьяклы сәламәтлек саклау объекты булдырылган

Район гәҗите редакциясенә язучы, ТР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, Олы Шәмәк авылында туган Николай Сорокиннан хат килде.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Олы Шәмәктәге һәм күрше авыллардагы якташларым Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйпович ­Сафиулловка бәяләп бетергесез яңа ел бүләге – беренче класслы модульле табиб амбулаториясенең вакытыннан алда файдалануга тапшырылуы өчен ихлас рәхмәт белдерәләр. Авыл кешеләре торак пунктларны төзекләндерү буенча башкарылган зур эшләрне югары бәялиләр. Кошки-Новотимбаевода И. Я. Яковлев юбилее уңаеннан булган тантанада район башлыгы тарафыннан болай дип әйтелгән иде: “Киләсе объект Олы Шәмәк булачак”. Килеп туган икътисади һәм эпидемиологик шартларга да карамастан, кыска вакыт эчендә күпьяклы сәламәтлек саклау объекты – авыл үзәгендә сәламәтлек йорты төзеп куйдылар.
Тәтешлеләр район башлыгының президент прог­раммаларын тормышка ашыру буенча башкарылган зур эшләрен күрәләр, аларның төп юнәлеше, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белдергәнчә, халыкның җитешлеген арттыру”, – дип яза Николай Сорокин.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев