Күркәм юбилеен билгеләп үтте
Өммегөлсем Галәтдин кызы 1920 елның 1 июлендә Башчы авылында күп балалы гаиләдә туа.
(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары"). Сөендектән тыл эшчәне Өммегөлсем әби Аббазовага йөз яшь тулды.
Өммегөлсем Галәтдин кызы 1920 елның 1 июлендә Башчы авылында күп балалы гаиләдә туа. Алты баладан ул иң олысы була. Бөек Ватан сугышы вакытларында колхозда сыер савучы булып эшли. Утлы еллар тәмамлангач, Сөендектән сугышта катнашкан егеткә кияүгә чыга. Алар ике малай тәрбияләп үстергән. Лаеклы ялга чыкканчы Энгельс исемендәге колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.
Өммегөлсем әби Галәтдинова бүгенгесе көндә улларының берсе белән гомер кичерә. Алар җәйге айларны авылда уздыралар, кышын һәм язын – Тәтештә. Тыл эшчәнен йөз еллык юбилее көнендә Сөендек авылы җирлеге башлыгы Хафиз Измайлов котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан аерым тәбрикләмәләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев