Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көтелмәгән бүләк булды

"ТАТМЕДИА" АҖ ел саен үз басмаларына укучыларның кызыксынучанлыгын арттыруга юнәлтелгән акцияләр оештыра.

Мисалга, республика медиа ширкәтенең кимендә өч басмасын яздыручылар арасында призлар уйнатыла. Безнең районнан, ачыкланганча, агымдагы ярты еллык подписка кампаниясе буенча акциядә Тәтеш татар урта мәктәбенең татар теле укытучысы Миңнерауза Әхмәтҗанова катнашты. Аңа төп приз - телевизор һәм башка кыйм­мәтле бүләк насыйп булмаса да, ул комиссия карары буенча бүләк җыелмасына лаек­лы рес­публикабызның төрле районнарыннан җыелган 39 кеше арасында. Педагоглар катнашында без Миңнерауза Мансур кызына әлеге истәлекле бүләкне тапшырдык һәм эшендә уңышлар теләдек.
"Үземне белгәннән бирле, "Авангард" гә­җитен әти-­әниләр һәрвакытта алдырдылар. Ә 1985 елдан, мәктәптә эшли башлагач, "Тәтеш таңнары"н яздырам. Аны беренче биттәге яңалыклар баганасыннан укый башлыйм һәм дүртенче биттән төгәллим. Эчтәлек­ле һәм мәгъ­нәле гәҗит өчен рәхмәт сезгә" - дип уртаклашты көтелмәгән матур бүләк иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X