Күбрәк түләргә туры киләчәк
Августтан банкларда һәм почта бүлекчәләрендә торак-коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен тышкы комиссион кертелә.
Район хакимияте киңәшмәсендә "Тетюшское" МПП" МУП директоры Рифкатъ Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2012 елның 1 августыннан ТР Министрлар Кабинетының "Тораклар, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссион алып калуны кыскарту һәм үтә күренмәлекне тәэмин итү турында"гы күрсәтмәсе көченә керә.
Һәр оператор - түләүләрне җыю агенты яки кредит оешмасы түләүләрдән процентларны җыюны мөстәкыйль хәл итә. Һәркемнең үз проценты булачак - 1,5тән 2гә кадәр, әмма бу вакытта түләүләрнең минималь комиссион суммасы, кабул итү пунктына карап, һәр түләү өчен минималь күләме 10 сумнан алып. Тышкы комиссионның якынча процентлары турында тулырак мәгълүматлар - район сайтында "О введении внешней комиссии при оплате услуг ЖКХ" баганасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев