Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күченүегезне хәбәр итегез

Башка төбәккә күченгәннән соң гаиләгә бердәм пособие алу өчен РСФның ТР буенча бүлегендә яшәү урынын расларга кирәк.

– Түләүләр алуның мондый шарты пособиегә хокукның, шулай ук аның күләменең төгәл төбәктә яшәү минимумы буенча билгеләнүе белән бәйле. Башка яшәү минимумы булган субъект­ка күченгәннән соң, пособие түләү туктатыла. Аны дәвам итү өчен ата-аналарга яңа урында акча алуны рәсмиләштерергә кирәк, – дип хәбәр итә РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокук­ларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Моның өчен фонд дәүләт мәгълүмат сис­темасы аркылы гаилә турындагы мәгълүматны ачыклый. Ата-аналар салым түли торган яки, мәсәлән, эшсезлек буенча пособие рәсмиләштергән төбәк турындагы белешмәләр тикшерелә. Шулай ук ата белән анага коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә пенсия яки ташлама билгеләнүе дә исәпкә алына. Моннан тыш, яшәү фактын социаль контракт төзү яисә гаиләгә күп балалы статусы билгеләү турындагы мәгълүматларны расларга мөмкинлек бирә. Күрсәтелгән мәгълүматлар булмаганда яки ул гаилә яшәгән төбәккә һәм бердәм пособие рәсмиләштерелүгә туры килмәүне күрсәткән очракта, Россиянең социаль фонды ата-аналардан өстәмә документлар һәм белешмәләр соратып ала. Бу гаилә күченгән төбәктә торак арендалау килешүе яки түләү билгеләнә торган баланың балалар бакчасыннан һәм мәктәбеннән алынган белешмә булырга мөмкин. Мондый мәгълүматларны ата-аналар факттагы яңа яшәү урыны буенча РСФның клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә шәхсән тапшырырга тиешләр. Түләүгә хокук булган очракта, әгәр тапшырылган мәгълүмат гаиләнең күченүен расласа, ул билгеләнәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев