Куелган планнар чынга аша
Татарстанда киләчәк үсешкә юнәлтелгән илледән артык программа гамәлдә.
Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы шуларның күпчелегендә катнаша, шул исәптән төзелеш буенча да.
“Районда “Авыл территорияләрен ныклы үстерү” программасын тормышка ашыру кысаларында берничә яшь белгеч торакка субсидия ала, авыл кешеләре өчен 14 спорт мәйданчыгы урнаштырыла, сабыйларга да игътибар бүлеп бирелә – алар өчен 10 уен мәйданчыгы төзелә”, – дип хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин. Коммуналь калдыкларны җыю турындагы мәсьәлә берничә тапкыр кузгатылды, каты коммуналь калдыклар җыю өчен 194 мәйданчык ясау ниятләнә. Районның авыл хуҗалыгын үстерү өчен терлекчелек биналарын, остаханәләрне, ашлык складларын капиталь ремонтлау һәм яңадан төзекләндерү буенча эшләр алып барыла, силос-сенаж траншеялары төзелә. Зеленовкада яшәүчеләр юллар салуны үзләре өчен гаять зур уңайлылык дип саный, ә Федоровкада су белән тәэмин итү челтәрен яңарту бара. “Сәламәтлек саклау” программасы буенча Олы Шәмәктә табиблык амбулаториясе, Бессоновода фельдшер-акушерлык пункты төзелә, район хастаханәсе стационарының 4нче катында капиталь ремонт бара. “Мәдәният” илкүләм проекты буенча киртәлеләр яңартылган мәдәният йорты ачылуын көтә.
Бакырчы һәм Алабирде авылларындагы балалар бакчалары сабыйлары “Мәгариф” программасы буенча ремонтланган биналарда көннәрен файдалы уздырачак. Юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә, тротуарлар ясауга зур игътибар бүлеп бирелүен районда яшәүчеләр үз күзләре белән күреп инана. Әлеге максатларга чыгымнар суммасы муниципаль программа буенча 50 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Тәтешлеләр елдан-ел яхшыра барган шәһәребезнең матур күренешенә дә шатлана. Үзәк буада гидротехник корылма ремонтлана, быел 8 йорт “Безнең ишегалды” республика программасы планына кертелгән. Биш күп фатирлы йортта ремонт эшләре бара, урманчылык бинасы, “Тәтеш балкышы” үзәге ремонтланган, ә Фигнер урамындагы яңа 4 фатирлы йорт ятимнәр өчен сыендыру урынына әвереләчәк. Җиңү паркын төзекләндерүнең беренче этабы Көньяк микрорайонда яшәүчеләргә һәм барлык тәтешлеләр-сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен дә сөенеч булды: биредә бары тик ял урыны гына түгел, яшь спортчылар үзләренең осталыгын да арттырыр дип күзаллана. Тәтешлеләр “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” проектының квалификацияле экспертизаны узуын һәм тормышка ашуын көтә.
Район башлыгы Рәмис Сафиулловның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итүе буенча районда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният объектларының төзелеш эшләренә шактый акча җәлеп ителгән.
Илдә һәм дөньяда вәзгыять ничек кенә катлаулы булса да, район җитәкчелеге һәм төзүчеләр көче белән районыбыз яңа күренеш ала. Һәм бу киләчәктәге проектлар чынга ашачагына иң яхшы күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев