Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулга да алырга мөмкиннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте һәм район газетасы хәбәрчесе белән берлектә административ штрафларны түләмәүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрделәр.

Шоферларның административ штрафлары булуын бердәм база буенча тикшерделәр. Берничә сәгать эчендә 43 шофер тикшерелде, шуларның алтысы штрафны урында ук түләде. Салынган штрафлар вакытында түләнмәгәндә, ул сумма икеләтә артырга мөмкин, әмма 1000 сумнан да ким түгел. Шулай итеп, вакытында түләнмәгән 500 сум штраф өчен өстәмә 1000 сум чыгарып бирергә һәм шуның белән бергә алдагы штрафыңны да түләргә кирәк булачак. Районнан өч кеше административ кулга алынды - бу административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 20.25нче маддәсендә каралган кырыс җәза. Әлеге очракта 15 тәүлеккә кулга алу күздә тотыла. Рейд бригадасы әгъзалары бурычлыларның адреслары буенча да бардылар. Биш йортта һәм фатирда булдылар, әмма аларны өйләрендә туры китерә алмадылар.

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен боз­ган өчен административ штрафлар 60 көннән дә соңга калмыйча (элек 30 көн иде), карар закон көченә кергәч, түләнергә тиеш.

Түләмәүчеләрне ачыклау һәм бурычларын түләттерү рейдлары еш үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев