Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулга себеркеләр алабыз

Җомга - җыештыру көне.

Шәһәрнең чиста урамнары буйлап, бигрәк тә чәчәкле газоннары булган урыннардан узу күңелле, ә шәхси йортлар каршындагы өйалды бакчаларын хуҗалар кулы белән эшләнгән кызыклы әйберләр тагын да матурлап бизәп торалар.

Төзекләндерү эшләренә игътибар кимегән урыннарда инде, кояшка үрелеп тизрәк үсеп калырга тырышкандай котырынып чүп үләннәре үсә. Шундый ук хәл авылларда да күзәтелә. Ике айлык барышындагы актив эш торак пунктларны үзгәртергә ярдәм итте, чис­талыкта һәм гүзәллектә яшәү теләге ел барышында - яздан көзгә кадәр - җирле хакимият тарафыннан хуплансын иде, диясе килә.

Җомгада шәһәрдә юлларны һәм урамнарны тәртипкә китерү буенча өмә игълан ителде. Анда, үз территорияләрендә тәртип салучы хезмәт коллективларын да, йортларда яшәүчеләрнең үз территорияләрен җыештыруларын да күрәсе иде. Шулай да җомгада җыештыру көннәре уздыру - бу матур гадәт.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев