Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Куркыныч “мотоцикл”

    Ул сәгатенә 120-140 километр тизлек белән хәрәкәт итүче хәвефле транспорт төре санала. Татарстанда "Снегоход" профилактик операциясе тулы көченә бара. Аның барышында машинаның төзеклегенә һәм тулысынча комплектлануына, дәүләт теркәве кагыйдәләренең үтәлешенә, барыннан да элек машина белән идарә итү хокукы документларына, шулай ук кагыйдәләрне бозуны ачыклауга һәм булдырмауга (аларның авыр нәтиҗәләргә китерүе...

    Дәүләт техник күзәтчелегенең безнең район бүлегендә 60тан артык кар машинасы теркәлгән, аларның күпчелеге көн саен файдаланыла. Рейд барышында 50гә якын шундый кар машинасы тикшерелде, нигездә, аларның техник торышы әйбәт, шоферларның документлары барсы да тәртиптә.

    Әмма кагыйдә бозулар да бар. Иң киң таралганы идарә итү документларының теркәлмәве, идарә хокукына "АI" категориясе таныклыгы булмавы. Нәтиҗәдә шундый 12 шоферга беркетмә тутырылды һәм алар РФ Административ хокук бозу Кодексының 9.3 маддәсе нигезендә административ җавапка тартылдылар.

    Шоферларга шуны искәртәсе килә, кар машиналары белән тиешле документларсыз идарә иткәндә техника штраф мәйданчыгына куелачак, ә шофер дәүләт техник каравы үтмәгән машинаны иярләгән яки исерек килеш руль артына утырган өчен аны йөртү хокукыннан гына түгел, ә бер үк вакытта бөтен төр транспортны иярләү, шул исәптән автомобиль белән дә, хокукыннан да мәхрүм булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: