Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Куркыныч тирәкләр

    Бу агачлар аллергиядән интегүчеләргә генә түгел, сәламәт кешеләр өчен дә куркыныч.

    Олы Тарханның кайсы гына ягыннан килеп керсәң дә, яшеллеккә чумып утырган авылны күрәсең. Элегрәк төз тирәкләр урам буйлап гаскәри кебек тезелеп киткән иде, халык та аларны яратты. Аларның төп миссиясе авылны янгыннан саклау, җирдәге артык дымны да киптерү булды. Авыл халкының күпчелеге өйләре каршындагы агачларны инде кистеләр, күккә ашканнары һәм колач җитмәслекләре генә калды. Ә менә киселгәннәре урынына бернәрсә дә утыртмадылар, бәлки шуңа да урамнар буйлап ерганаклар агадыр, саз мүгенә инде барсы да күнегеп беттеләр.

    Минкина Саимә апа йорты ерактан ук күренеп тора - аны киң ябалдашлары белән биек тирәк­ләр әйләндереп алган. Саимә апага 75 яшь, ә аның Бауман урамындагы күршеләренең тәрәзәләре каршындагы тирәкләргә 100 елдан да артык.

    Бик күптәннән күршесе Гайсә бабай (1870 елда туган) йорт каршындагы өч тирәкне әтием Ибра­һим утырткан иде дип сөйләгән. Хәтта бу хәлнең 1818 елда булуын да әйткән. Саимә апага ышанмый мөмкин түгел, чөнки ул участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгәндә үзе дәвалаган балаларның хәтта туган көннәрен дә хәтерли (шушы юллар авторы тарафыннан тикшерелгән). Бу матур агачлар башка урында үссәләр, бәлки, авыл халкы да сокланып туймас һәм туристлар да биредән өзелеп тормаслар иде. Бер агачны колачлап карарга булдык һәм моның өчен дүрт олы кешегә кулга-кул тотынып басарга кирәк булды, ә биеклеге - башыңнан бүрегең төшәрлек. Тәрәзәләре каршында шушы агачлар үсеп утырган йорт инде буш, хуҗасыз алар да корыйлар. Шуңа да мактаулы пенсионер яклау эзләп түрәләр бусагасын таптый.

    "Тирәкләргә инде күтәрелеп тә карый алмыйм, түбәмне дә, үземне дә басып изәрләр кебек", - дип сукрана ул.
    2009 елның 2 октябрендә көчле давыл вакытында тирәкнең ике юан ботагы төнлә белән йорт түбәсенә сынып төшә. Верандага да зыян килә. Төзәткәннәр, тик, газ мор­җасындагы ярык хәзер дә шул килеш тора, ә газчылар кранны ябу белән куркыталар. Соңгы 2-3 елда Саимә апа үзе өчен куркып яши, чөнки агачлар аның өенә таба иелгәннәр, менә-менә аварлар кебек. Ярдәм сорап авыл җирлеге хакимиятенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Йөзь­яшәр агачларны кисүдә булышудан алар баш тартмыйлар, тик махсус техника кирәк, ә ул тирә-якта да юк икән.
    Март аенда күршеләре (ни аяныч, бу урамда күпчелек тол хатыннар гына яшиләр) һәм үз исеменнән район хакимиятенә хат язган. Шуңа каршы җәй җитү белән агачлар тәртипкә китереләчәк дигән җавап килгән. Шуңа өметләнеп ул җәйне тыныч кына үткәргән, хәер, җилле яшенле яңгырда өеннән читкә чыгып имин урын эзләсә дә. Борынгы карт тирәкләр каты итеп ыңгырашканда һәм шыгырдаганда төннәр буе йоклый алмый ул.

    Тирәкләр яшәүләрен дәвам итәләр. Үзләрен хуҗалардай сизеп, тамырлары белән якындагы йортларның нигезләрен һәм җир асты газ магис­т­ральләрен каералар, бо­такларын тышчасыз электр чыбыкларына салалар.

    Бу бәладән коткарырлар дигән ышаныч белән күршеләре республика газетасына язып җибәргәннәр, ә Саимә апа әле һаман да җирле җитәкчелек ярдәменә өметләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: