Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркыныч йөртү тыела

Тәтеш районы прокуроры урынбасары Татьяна Хазова РФ Хөкүмәте карары белән юл йөрү хәрәкәте Кагыйдәләренең 2.7 пункт­ына үзгәрешләр кертелүе хакында сөйли:

- Шоферлар өчен уставта каралган тыюлар рәтендә тагын берәү барлыкка килде - "куркыныч йөртү". Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган бер яки бер-бер артлы берничә гамәл кылуда чагыла: башка полосага күчкәндә, өстенлеккә ия булган транспортка юл бирмәү; юл полосаларының барысы да тулы булганда, тыгыз хәрәкәт вакытында автомобильнең күчүе (сул яки уңга борылудан, борылыш ясау, туктау яки каршылыкны урап узудан тыш). Алда бара торган транспорт чарасы белән үзеңнең машинаң арасында куркынычсыз дистанцияне саклап бармау; ян интервалны сакламау; кинәт тормозга басу (әгәр юлда транспорт һәлакәтен булдырмау өчен таләп ителмәсә); башка транспорт чарасына узып китәргә комачаулау (әгәр бу гамәлләр үлемгә яки кешеләрнең җәрәхәтләнүенә, транспорт чараларына, корылмаларга, йөкләргә зарар яки башка төрле матди зыян китергән очракны барлык­ка китерсә) куркыныч йөртүгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев