Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күзәтүчеләр күзлегеннән

    Халык җыенына Пролей-Кашада яшәүчеләрнең өчтән бере генә килгән иде.

    Авылда проблемалар юк дип булмый, әмма андагыларның киләчәктә ничек яшәргә кирәклеген бергәләшеп тикшерү мөмкинлеген санга сукмауларын шәхсән мин үзем битарафлык дип бәяләдем. Ни өчен мөмкинлектән файдаланып, мәсәлән, авылны ничек чиста, төзек тотарга кирәклеге хакында сөйләшмәскә. Урюм җирлеге башлыгы Владимир Карпов докладында билгеләп үткәнчә, җәен урамнарда дуңгызлар, сарыклар йөрүен күрер­гә мөмкин, ә чүп-чарны пролейкашалылар, каты көнкүреш калдыклары полигоны булуга карамастан, еш кына чокырларга түгәләр. Су белән тәэмин итү проблемасы да һәркемне борчырга тиеш кебек. Йортларын һәм җир кишәрлекләрен дә бөтен кеше рәсмиләштереп бетермәгән. Авылдашларының эчеп юкка чыга баруларын күреп тә, борчылучы юк. Ир белән хатынның баш күтәрми эчүдән вафат булулары күрше-тирә авылларны тетрәндерсә дә, пролейкашалыларның моңа исләре китмәгән. Ә бит авылда кемнәрнең спирт, көмешкә сатуларын, хәтта кемнең нәрсә эчкәнен дә беләләр. Халык алдында полициянең учас­ток инспекторы Ильшат Ногуманов чыгыш ясады. 2013 елда 2 җинаять кылынган һәм 9 хокук бозу булган, шул исәптән җәмәгать урыннарына исереп килүнең 7 очрагы теркәлгән.

    "Нива" ҖЧҖ җитәкчесе Анатолий Сумбаев былтыр Пролей-Каша җирләрендә башкарган эшләре турында хисап тотты. Катлаулылыкларга карамастан, кырларны тәртипкә китергәннәр, әйбәт кенә уңыш алганнар, хуҗалыкның матди-техник базасын яңарту белән шөгыльләнәләр, алга китеш сизелә. Җирлек территориясендә бер крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырылган. Һәм шуның белән шул. Пролейкашалыларны гомерлек авыл хезмәтенең бу юнәлеше җәлеп итми, ярдәмче шәхси хуҗалыкларда терлекчелекне арттыру һәм җитештерелгән продукцияне сату йөкләмәсе үтәлмәгән.

    Җыенда катнашкан райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев авыл халкының игътибарын эшлексезлек һәм эчүчелекнең кешелек сыйфатын югалтуга китерәчәгенә юнәлтте. Ул районда хезмәткә яраклылык яшендәге кешеләрнең 40 процентының үлеме алкогольгә бәйле булуына аерым басым ясады. Шуңа да сәламәтлегең хакында уйларга, дөрес яшәргә кирәк.

    Аркадий Борисович "дача амнис­тиясе" гамәлдә вакытта йортларны рәсмиләштерергә тәкъдим итте һәм бу эшне 200 сумга башкарырга мөмкин. Су өчен түләүне тәртипкә салу зарур, шул исәптән дача хуҗалары да түләргә тиешләр, чөнки торак секторының - 68 йорт хуҗалыгының шактый өлешен алар тәшкил итә. Терлекләрне һәм этләрне бәйсез йөртүне тыярга. Хәл ителмәслек проблемалар юк, әмма аларны халыкның актив катнашында һәм теләге белән генә чишеп була, тик әлегә бу сизелми.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: