Кыйнаган өчен җәза бирелгән
Тәтеш районы прокуратурасы Тәтештә яшәүче 26 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны явыз ният белән физик авырту гамәле кылуда гаепле дип таныган.
– Судта хөкем ителүченең 2024 елның 17 июнендә якынча кичке сәгать 9лар тирәсендә, исерек килеш, Тәтештәге Көньяк урамындагы 1нче йорттан ерак түгел, юк кына сәбәп аркасында балигълык яшендә булмаучыга явыз ният белән бер тапкыр йодрыгы белән китереп суккан, шуңардан соң үсмер көчле физик авырту кичергән, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде. Суд кылган гамәлнең җәмгыятькә куркынычлылык дәрәҗәсен, хөкем ителүченең шәхесен, гамәлдән чыгарылмаган хөкем ителүләре булуын исәпкә алып, аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итү белән катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтүгә хөкем итте.
Тасвирланган вакыйгаларга кадәр бер көн алда шушы ук ир-егет, исерек килеш, Тәтештәге Мәктәп урамының 16нчы йорты янында булганда, кинәт килеп чыккан ызгыш вакытында, явыз ният белән ир-атның башына ким дигәндә ике тапкыр пыяла шешә белән суккан һәм шуның нәтиҗәсендә аның сәламәтлегенә авыр зыян китергән. Гаепләнүче әлеге җинаятьне кылуда да үз гаебен тулысынча таныган.
Суд хөкем ителүче кылган гамәлнең җәмгыятькә куркынычлылык дәрәҗәсен, гамәлдән чыгарылмаган хөкем ителүләре булуын, шәхесен исәпкә алып, аны махсус режимлы төзәтү колониясендә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзага хөкем иткән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев