Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кышкы күңел ачулар” конкурсында җиңүчегә бүләк бирелде

Газетабызда "Кышкы күңел ачулар" конкурсына йомгак ясалды.

Иртә белән торып тәрәзәдән карагач, тирә-якның аклыкка чумганлыгын күреп кичергән хисне хәтерлисезме.
Кышын кардан төрле корылмалар төзергә, сыннар ясарга, хәрәкәтле уеннар уйнарга, чаңгыда йөрергә мөмкин. "Кышкы күңел ачулар" конкурсында катнашкан Байраш авылыннан Ләйсән Хәйруллинага нәкъ менә кар ыргытышып уйнау җиңү китерде. Аның фоторәсеме иң күп аңлатма (72) җыйды. "Редакция үткәрә торган бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел, - дип сөйли Ләйсән ханым. - Моннан алдагы "Мин һәм минем чыршым", "Район газетасы белән бергә" конкурсларына да фотоэшләрне тәкъдим иткән идек. Кызларым Нәргизә белән Азалия кышны һәм хәрәкәтле уеннарны бик яраталар. Фотобызны бәяләп тавыш бирүчеләргә һәм аңлатмалар язучыларга зур рәхмәт".
Тәтешле Әлфия Якимова гаиләсе белән Вологда өлкәсенең Великий Устюгта Кыш бабай биләмәсендә булган.
Ә Монастырскийдан Юлия Тимарина конкурска Арча районы Яңа Кырлай авылына Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә сәяхәтне төшергән фоторәсемне җибәргән. Аның әйтүенчә, әкияткә хәтта олылар да ышанганнар.
"Ретро җырлар" вокаль төркеме исеменнән Нина Халикова гармунчы белән паркта ял итүләре һәм кәеф күтәренкелеге белән уртак­лашкан.
Егор Юдинның "Кышын кошларга җим сибегез!" рәсеме канатлы дусларыбыз турында кайгырту зарурлыгын искәртә.
Балаларның кышкы яраткан шөгыльләре - чана шуу, Гүзәл Сумочкина һәм Татьяна Арсеньеваларның фотоларында нәкъ менә шул мизгелләр гәүдәләндерелгән. Павел Барабанов та тимераякта шууның рәхәтлеген дәлилли. Тоншерма мәктәбеннән Анна Фомина ("Бәсле баланнар"), Тәтештән Валентина Сумбаева да ("Сагыну") конкурска үзенчәлекле фотолар җибәргәннәр.
Укучыларыбызның конкурста катнашулары сөендерә. Алда - яңа бәйгеләр. Катнашыгыз һәм отыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев