Кызу эш чоры
“Нива” ҖЧҖ кырларында эшләр уңай бара.
(Тәтеш, 16 июнь, “Тәтеш таңнары”). Җиде ел элек хуҗалыкта нибары 500 гектар сөрү җире булган, ә бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиесенең биләмәләре 2500 гектар тәшкил итә, 2200е – чәчүгә билгеләнгән, 300е – пар җире.
Кыр-басу киңлекләрен арттыру машина-трактор паркын югары технологияле техникалар белән тулыландыруны таләп итә, җитәкчелек тә моны яхшы аңлый. Эшне, әйтергә кирәк, яңадан, бер тырмадан башлаганнар.
“Хәзер техника һәм тагылмалы кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән, – ди “Нива” ҖЧҖ директоры урынбасары Анатолий Сумбаев. – Бер өлешен дәүләт ярдәме программасы буенча сатып алдык, шулай ук үзебезнең акчаны да сарыф иттек”. Әле быел гына яңа печән чабып җыю техникалары: роторлы чапкыч, тыгызлагыч-җыйгыч, теземнәрне әйләндерү-җилләткеч сатып алганнар, рапсны җыю өчен кирәкле булган үзйөрешле чапкыч сатып алуга килешү төзегәннәр.
Анатолий Тихонович алдагы елларда ягулыкның, ашламаның, запас частьләрнең бәясе кулай булуын билгеләп үтә. “Нива” ҖЧҖ директоры Марат Фазлыев кебек чын җир хуҗаларын нәкъ тә менә эш сөючәнлек, максатларга ирешергә омтылу, төпле алгарыш, бигрәк тә яраткан эшең белән шөгыльләнү кебек сыйфатлар аерып тора. Чәчү мәйданнарына һәм җитештерелгән продукциядән акчалата табышка анализ ясап, җитәкчелек шикәр тамыразыкларын чәчү мәйданнарын киметергә, ә рапс чәчүне арттырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. “Узган елгы 150 урынына 400 гектар чәчтек, – дип сөйли директор урынбасары. – Әгәр зачет авырлыгында 1 тонна тапшырсаң, аның табышлылыгы 100 процент чигендә булачак. Рапска исәп тоттык, югыйсә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы да берничә елдан бирле майлы культуралар белән шөгыльләнү зарурилыгына катгый рәвештә күрсәтмә бирә. Моннан тыш, соя һәм борай чәчәргә булдык”.
Без предприятиенең технология мәйданчыгында Сергей Сизовны тракторын төзәткән чакта очраттык. “Бу егет сөйләми, ә эшли”, – диде Анатолий Сумбаев. Ул безгә Сергейның бу көннәрдә үсемлекләрне саклау, мең гектардан күбрәк чәчү җирләрен эшкәртүе, урак өстендә “Акрос”та эшләве хакында сөйләде.
Валерий Сизов һәм Александр Крутовның зур тәгәрмәчле тракторы эшкәртү вакытында техникага су, пестицидлар сала. “1 гектар чәчү җиренә 200 литр су кирәк”, – диләр ир-атлар.
Директор урынбасары хезмәт кешеләре турында хөрмәт белән сөйли: “Геннадий Кузин тракторда эшли, Александр Голованов – искиткеч токарь, Сергей Кузин – эретеп-ябыштыру остасы, Михаил Моськов – атаклы тимерче”.
Без юл кырыйларындагы хәтфәдәй тигез яшеллеккә игътибар иттек, тиздән ул алтындай басуларга әвереләчәк, һәм шул чак күңелдә уй туды: “Мул уңыш җыеп алырга язсын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев