“Кызу” проблемалар
Профилактик чараларга карамастан, республика буенча су объектларындагы хәл киеренке булып кала бирә.
(Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары»). Республика сулыкларында коену сезоны башыннан 57 фаҗига килеп чыккан: 41 кеше үлгән, шул исәптән 4 бала.
Кече суднолар дәүләт инспекциясенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев сулыкларда коенуның гади кагыйдәләрен искә төшерә: “Ашагач, 1,5-2 сәгатьтән соң гына су коенырга ярый; йөзәр алдыннан организмны артык кыздыру шок булуга йогынты ясый; белмәгән урыннарда чумарга ярамый – су төбендә бүрәнә, таш, суга баткан ботаклы агач булырга мөмкин; суга коену өчен җайлаштырылмаган көймә, катерь, причал һәм башка корылмалардан сикермәскә; куркынычсыз зона чиген билгеләүче сигнал калкавычларыннан еракка йөзеп кермәскә. Өреп тутырылган матрасларда, машина камераларында, тутырылган уенчыкларда һич кенә дә йөзәргә ярамый – кул астындагы әйберләрнең төзексез булуы, ертылуы ихтимал, кеше кинәт кенә суга төшеп китә, бу хәтта яхшы йөзүчеләр өчен дә бик куркыныч. Моннан тыш, хәтта җиңелчә җил дә аларны ярдан еракка алып китә ала.
Исерек хәлдә суга керү һәм коену катгый рәвештә тыела. Үзегезне саклагыз!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев