Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге кунакханә

Тәтешлене туганнары гадәти булмаган бүләк белән гаҗәпләндергән.

Безнең тугры укучыбыз Наталья Дубковага күчтәнәч сыйфатында испан кабагы алып килгәннәр. Аның зурлыгы таң калдыра. Яшелчәнең нинди торышта булуын күз алдына китерер һәм аның зурлыгын билгеләр өчен Наталья Архиповна аның янәшәсенә җиләк-җимешләр тутырылган өч литрлы банканы һәм шырпы тартмасын куйган да, шуны фотога төшереп, сурәтне безгә, редакциягә җибәргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кабакның гадәти түтәлдә, җәйнең эссе булуы һәм яхшы итеп карау ярдәмендә үскән дип фаразлыйк.
– Кабакны үлчәп булмый инде, бездә андый үлчәү юк, – дип көлә шәһәрле. – Кырык килограммнан артык дип уйлыйбыз. Аны Олы Тархан авылындагы туганнан туган сеңелләре Елена һәм Ольга Шафейкиннар үстергәннәр. Алар Чабаксарда яшиләр, ә җәй көне кече ватаннарына кайталар. Күчтәнәчне безнең фатирга, икенче катка, кияү алып менде, аны ничек күтәрүен хәтта күз алдына да китерә алмыйм. Башта беренчесе – гаять зур, аннары, карыйбыз, икенчесе, шулай ук зур һәм авыр. Үземнең барлык танышларыма фотографиягә төшереп җибәрдем һәм бу сувенир белән нәрсә эшләргә дигән сораштыру уздырдым. Җаваплар мондыйрак иде – чипсы, сок ясарга, катырып куярга һәм таратырга. Таратырга! Әлбәттә. Кабак зур да, тәмле дә.
Наталья Дубковадан 
кабактан джем ясау рецепты: 

1 килограмм чистартылган кабак алабыз, аны угычта уабыз, барлыкка килгән катнашмага 4 стакан шикәр комы һәм бер чеметем тоз салабыз. Кабакның суы чыксын өчен, аны ярты сәгатькә яки бер сәгатькә калдырып торабыз. Ике әфлисун һәм лимонның кабыгын әрчибез дә шулай ук угычтан уабыз. Әфлисун һәм лимонның суын сыгып алабыз. Вакланган кабыкларны һәм сокны кабак “боткасына” өстибез дә, болгатабыз һәм уртача утта пешерергә куябыз. Кабак джемы артык пешмәсен һәм куермасын өчен, аны вакыт-вакыт болгатып торабыз. Әзер джемны парландырылган банкаларга тутырабыз. Әфлисун һәм лимон исе килеп торган кабак джемы файдалы һәм бик тәмле була. 
Хөрмәтле укучылар, сездән кабактан ризык­лар әзерләү рецептлары яки аны ничек итеп сак­лау турындагы киңәш-тәкъдимнәрне көтеп калабыз. Исегезгә төшерәбез, безнең электрон ­почта: avangard@tatmedia.com. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X