Лампочка ватылса, каушап калмагыз
Люминесцентлы лампалар утильләштерүгә югары таләпләр куя.
(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА). Нәтиҗәле яктылык чыганагы булып торган компактлы люминесцентлы лампаларның иң мөһим компонентлары булып терекөмеш тора. Гигиена классификациясе буенча ул беренче класслы куркынычлылыкка кагыла, ләкин лампаның бөтенлеге бозылмаса, ул чакта аны файдаланганда токсин китереп чыгара торган кушылмалар бүленеп чыкмый.
Әгәр энергия саклаучы лампа ватылса нишләргә кирәк дигән соравыбызга ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин җавап бирде.
– Иң мөһиме – каушап калмаска.Ватылган лампа аерым куркынычсызлык чараларын таләп итә. Беренче эш итеп тәрәзәне ачыгыз һәм 15 минутка бүлмәдән чыгып торыгыз. Шуннан соң, бер тапкыр кулланыла торган резина бияләй киеп, лампа кисәкләрен җыегыз һәм аларны каты кәгазь ярдәмендә пластик пакетка салыгыз. Вак кисәкчекләрне һәм люминофор порошогын җыяр өчен, ябыштыручан тасма, дымлы губка яки чүпрәк кулланыгыз.
Хлорлы көнкүреш препаратын файдаланып, бинаны юып чыгарыгыз. 6-8 сәгать үткәннән соң, эшкәртелгән өслекне җылы сабынлы җылымса су белән юыгыз. Ватыкларны җыйган һәм эшкәртү уздырган әйберләр яки лампа кисәкләре эләккән урыннарның барысы да (кием, сөлге) терекөмешле калдыкларга әйләнә, шуңа күрә аларны полиэтилен пакетка салып, махсус предприятиегә эшкәртүгә тапшырырга кирәк. Җыештырганда һич кенә дә тузан суырткыч, себерке, щетка кулланмагыз һәм терекөмеш кергән калдыкларны канализациягә яисә көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерга ташламагыз.
Хәбәр итәбез, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән тузган терекөмешле лампаларны җыю һәм урнаштыру РФ Хөкүмәте Карарында (№618, 03.09.2010 ел) расланганча, җитештерелгән һәм кулланылган калдыклар белән эш итү кагыйдәсе нигезендә тормышка ашырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев