Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаптевкада яшәүче Анна Панфилова кичә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Аның буынына авыр сугыш еллары туры килә. 40 градуслы зәмһәрир суыкта 12шәр сәгать окоп казуларын искә ала ул. Шуннан соң берничә кызны һәм егетне Тәтеш МТСына тракторчылар курсына җибәрәләр. Ә язын инде алар чәчүдә катнашалар. Ару-талу белми эшлиләр, кырда вагонда куналар. Ул вакытларда тракторлар кабинасыз була, ә бит яңгырда да,...

Анна Михайловна хуҗалык кырларында 1946 елга кадәр эшли, аннары 30 ел сыерлар сава.

Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма алар гаиләсенә кара кайгы килә: 1980 елда Кытай-Монголия чигендә хезмәт итүче уллары Виктор һәлак була. Ана йөрәге әле һаман да әрнеп сызлый.
Соңгы вакытларда сәламәтлеге какшаганлыктан, хәзер аны кыш чыгарга кызы Казанга алып китә.

Кичә, юбилей көнендә, район администрациясенең җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Геннадий Костягин (уңда), Монастырский авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Җәләлетдинов (сулда) һәм әйдәп баручы белгеч Надежда Шакирова чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм җылы теләкләр белән Анна Михайловнаны котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев