Легаль булмаган алкоголь алынган
Тәләсә кайсы гражданин легаль булмаган алкоголь әйләнеше белән актив көрәшү мөмкинлегенә ия.
(Тәтеш, 13 декабрь, "Тәтеш таңнары). Моның өчен хәбәрне Татарстан Республикасы “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасында урнаштырырга кирәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Елена Сазонова хәбәр иткәнчә, контрольлек итүче хезмәткәрләр уздырган оператив-профилактик чаралар кысаларында Тәтештә автомашинадан 5 литр легаль булмаган алкоголь алынган. Гамәлдәге законны бозган өчен штраф шактый зур булачак. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү алып барыла.
Шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләрне “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына юлларга яки кайнар линиянең 8(84371) 5-85-15 телефоны, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына 8(84373) 2-62-80 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев