Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлеге белешмәне шулай ук “РФ дәүләт хезмәтләре”ннән алырга була

Тәтешлеләрнең хөкем ителгәнлек булу (булмау) турындагы белешмәнең электрон төрдәге әһәмиятлелеге хакындагы сорауларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре түбәндәге аңлатманы бирде.

(Тәтеш, 16 июнь, “Тәтеш таңнары").   Тәтешлеләрнең хөкем ителгәнлек булу (булмау) турындагы белешмәнең электрон төрдәге әһәмиятлелеге хакындагы сорауларына  Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре түбәндәге аңлатманы бирде.

Хөкем ителгәнлек турындагы белешмә гариза бирүчегә кәгазь документ төрендә бирелә яисә гариза бирүчегә электрон документ төрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының вазифаи уполномоченный затка көчәйтелгән квалификацияле электрон имза  белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Бердәм порталы – “РФ дәүләт хезмәтләре”ннән гариза бирүченең “Шәхси кабинет”ына җибәрелә. 

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы чаралары белән ышанычлы мохиттән теләсә нинди электрон адреска электрон төрдә хөкем ителгәнлек булмау турындагы белешмәне җибәрергә мөмкин. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында хөкем ителгәнлек турындагы белешмәнең электрон имза рәвешендәге кул куюны тикшерү тәртибе тормышка ашырыла.

“Электрон имза турында”гы Федераль законның 1нче маддәсе 1нче өлеше (№ 63-ФЗ 06.04.2011) нигезендә, квалификацияле электрон имза куелган электрон төрдәге мәгълүмат үз кулың белән имзалаган кәгазь документ белән бертигез әһәмияттә дип таныла һәм Россия Федерациясе кануны нигезендә теләсә нинди хокук мөнәсәбәтләрендә кулланылырга мөмкин.

Шулай итеп:
• белешмә алу өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә шәхсән килү таләп ителми, белешмә бирү-алу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында тормышка ашырыла;
• әлеге белешмәне сез өйдән чыкмый гына, Интернет булганда “РФ дәүләт хезмәтләре” сайтыннан мөстәкыйль рәвештә заказ бирә аласыз;
• өстәвенә сез эш бирүченең электрон адресын күрсәтә аласыз, электрон имза белән расланган әзер белешмә шунда киләчәк;
• хөкем ителгәнлек булмау турындагы электрон төрдәге һәм кәгазь төрендәге документ итеп рәсмиләштерелгән мондый белешмәнең юридик әһәмияте бертигез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев