Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәрнең йөрәкләре әрни

"Авылны һәйкәлгә әйләндермәгез, аны аякка бастырыгыз", - дигән сүзләр яңгырады Чинчурино авылы мәдәният йорты сәхнәсеннән.

Үз авыллары өчен генә түгел, яшьләр кими, ә картлар арта барган күршеләре өчен дә борчылалар чинчуринолылар. Көндезен дә, төнлә дә авыл урамнары гөрләп торган вакытларны искә алалар. Ә хәзер - капка төбенә чыксаң сәлам бирер кеше юк. Авыл мәдәният йорты һәм якташларына һәйкәл салынгач, алар авыл матурланып кына калмас, ә яңа өйләр дә өстәлер дип ышаналар. Берничә ел элек авылга кадәр килеп җиткән көзгедәй асфальт юлдан кече ватаннарын сагынып балалар, оныклар кайтырлар. Менә күңелгә ниндидер тынычлык һәм ышаныч өстәп кәшәнә төзелә. "Нармонка җирлегенә кергән биш авылда 788 кеше яши, шулардан эшкә яраклылар - 371, пенсионерлар - 315. 2015 елда 10 бала туды, 11 кеше үлде", - дигән мәгълүматлар китерде җирлек башлыгы Галина Зотова. Яшь гаиләләр өчен яңа йортлар салу - яңарышның матур мисалы. Галина Петровна билгеләп үткәнчә, Нармонкада ике йорт төзелгән, тагын өчесе (Чинчурино һәм Нармонкада) салынып ята. Җирлек территориясендә үсә баручы "Содружество" авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлы эшләп килүенең дә өлеше зур, аңарда җирлек авылларыннан 100дән артык кеше хезмәт куя, эш хакын вакытында алалар, хуҗалык арендалаган пай җирләре өчен 2500әр сум түләгән.
Территория проблемалары арасында - Колунец, Нармонка, Чинчуринода суүткәргечләр тузган, карт агачларны кисәргә, урамнарны яктырту челтәрләрен үзгәртеп корыр­га кирәк.
Авыл халкы хакимиятнең Зеленовка юлына да игътибар итүен сорый: авылда 79 кеше яши, шул исәптән 7 укучы бар һәм 17се "Содружество"да эшли. Нармонкага яз һәм көз көннәре барып җитүе бер бәла.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге җирлек администрациясенә булышлык күрсәтә. Әмма, җирлек башлыгының отчет докладында билгеләп үтелгәнчә, тик кешеләр генә ярдәмчел һәм актив түгелләр. Чинчуринода яшәүчеләр су бирү өчен кирәкле электр энергиясе өчен 20 мең сумны түләп бетермәгәннәр. Үзара салым программасы буенча җирлек сайлаучыларының 30 проценты гына акча керткән.
Җыенда район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үзара салым программасында катнашуның мөһим һәм файдалы булуы турында сөйләделәр.
Авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесенең җирдә оста хуҗалык итүе, кыр һәм ферма продукцияләренең арта баруы финанс хәлләренең яхшырачагына авыл эшчәннәрендә зур өметләр уята. Рәмис Хатыйп улы хуҗалык эшләрен мактап, аның җитәкчесе Рөстәм Сабировның керткән зур шәхси өлешен дә билгеләп үтте. "Предприятиенең үсеше яңа эш урыннары булачагын, хезмәт хакының артачагын күрсәтә. Хуҗалыкка Рөстәм Хабибрахман улы килгәч күп эшләр башкарылды, производство киңәя, кешеләрнең тормыш сыйфатлары яхшыра, - диде район башлыгы. - Юллар буенча Президентка мөрәҗәгать итәчәкмен. Башкарасылар бик күп. Барыгызга да сәламәтлек һәм агымдагы елда уңышлар телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев