Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Людмила Ярандаеваның өендә Марсик кушаматлы мәче яши

    МАХСУС ПРОЕКТ: “БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЯНӘШӘДӘ”

    (Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген без гәҗит укучыларны хуҗасыз яшәгән мәчеләрне һәм этләрне үзләренә сыендырган 
    кешеләрнең бәйгегә җибәргән эшләре белән таныштырабыз. 

    Людмила Ярандаеваның өендә Марсик кушаматлы мәче яши: “2010 елның декабрендә йортыбызда Пушок кушаматлы мәче барлыкка килде. Казан төркемнәренең берсендә аны игелекле кешеләр кулына тапшыру турындагы игълан бастырылган иде. Мәче волонтер кызда яшәп торган. Ул озак вакытлар подъездларда тилмереп йөргән һәм, кыерсытулардан интеккән күрәсең, чөнки аның кабыргасы сынган булган. Мондый акыллы, назлы мәчене очратканыбыз юк иде әле. Йөнтәс йонлы зур мәче кулга бик тиз ияләште, тезгә менеп утырырга ярата, өйдәгеләрнең берсе чирләп киткәндә авырткан урынга менеп ята. Быелның февралендә Пушок үлде, ул безнең белән 10 ел яшәде. Яраткан мәчебез үлгәч, өй ничектер бушап калды, нәрсәдер җитмәде. Шул чакта, хуҗасыз хайваннарны урнаштыру турындагы төркемнәрне караганда, без Казандагы приютларның берсендә яшәүче мәчеләр хакындагы мәгълүматларга тап булдык. Урамда тилмереп йөргәнче, приют – иң яхшысы, әлбәттә, шулай да һәр хайванның үз почмагы һәм үз кешесе булырга тиеш. Без мәчене алып кайттык, аны Марсик дип атадык. Приюттагы тормыштан соң ул кыргый иде, тешләде һәм үз янына беркемне дә якын җибәрмәде. Әмма ярату һәм йорт җылысы могҗизалар тудыра. Явыз мәчедән ул хәзер назлыга, кулга килә торганга әйләнде. Приют тормышаннан бары тик бер гадәте калды – Марсик тәрәзә төбендә һәм озак итеп еракка карап утырырга бик ярата. Йорт-җирсез хайваннар бик яхшылар һәм йомшак күңеллеләр. Дүртаяклы ­дусларыбызны яратыгыз һәм саклагыз!”      

    Людмила Ярандаева фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: