Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

МАХСУС ПРОЕКТ: “БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЯНӘШӘДӘ” Җирән мәче ничек итеп үзенә йорт тапкан

Элек йортсыз булган хайваннарның хуҗалары җибәргән хатларны бастыруны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген без ­сезне тә­тешле Алена Федо­ро­ваның Жуля кушаматлы мәчесе турындагы хаты белән  таныштырабыз. “Бу җирән төстәге мәчене мин Казанның “Зоо­забота” (хуҗасыз хайваннар) төркемендә күрдем. Хуҗабикәсе вафат булгач, фатир варисы аны урамга чыгарып ташлаган, ә урамда салкын гыйнвар ае булган. Өйдә яшәгән мәче хәтта исән калырга да тырышмаган, беркая да качмаган, ул бары тик бер атнадан артык подъезд янында моңсуланып утырган. Шулай да аңа бәхет елмайган, аны приютта эшләүчеләр табып алганнар, хәер, ул приют дип атала гына инде, нигездә, волонтерлар йорт-җирсез хайваннарны фатирларында махсус читлекләрдә тоталар, стерильләштерәләр һәм алар турында төркемгә мәгълүмат урнаштыралар. Мин аны алып кайттым. Төрлечә булды. Ул зур иде, беренче вакытларда тешләде, мине кабул итмәде, ә хәзер ул минем иң яраткан мәчем, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Әлеге мәченең гомере өчен җаваплылыкны үз өстенә алган “Зоозабота” волонтерын мин ел саен туган көне белән тәбрик итәм һәм коткарып калынган йөзләгән песи, этне тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтәм. Кызгану хисләрен бүлешергә һәм ярдәм итәргә теләмәгән кешеләргә шуны әйтер идем: комачауламагыз, усаллыкны арттырмагыз, какмый һәм сукмый гына үтеп китегез, шунысын онытмагыз: начарлыкның кире үзегезгә әйләнеп кайтуы ихтимал. 

Алена Федо­ро­ва фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X