Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

МАХСУС ПРОЕКТ: “БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЯНӘШӘДӘ”. Тишенька җиңде

Атна дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә элек йортсыз булган хайваннарның хуҗалары өчен бәйге узды.

(Тәтеш, 22 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Редакциянең электрон адресына кайгыртучан кулларга эләккән мәчеләрнең фотосурәтләре белән аларның тарихы язылган алты хат җибәрелгән иде. Барлык конкурс эшләре игътибарга лаек, шуңа күрә без аларны “Тәтеш таңнары” гәҗите битләрендә бастыру турында карар кабул иттек.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Марина Кузина җиңү яулады һәм аның Тишенька турындагы хикәясе бүләккә лаек булды. Бүген без сезне аларның танышу тарихы белән ­таныштырабыз.

“Мәчем Тишенька турында сөйләргә телим. Филя исемле мәчем вафат булгач, урамнан бер генә мәчене булса да  коткарып калырга булдым. Тәтештә ул вакытта ташландык мәчеләрне күрмәдем. ВКонтактеның бер төркемендә  салкын көздә ташланган мәче турында мәкалә укыдым. Ул минем мәчемә охшаган иде. Казаннан кечкенә генә песи алып кайттым, ул әле кечкенә генә булса да, кешенең хыянәтен дә, ачлыгын да, салкынлыгын да белергә өлгергән. Безгә бик тиз ияләште, гаиләнең яраткан әгъзасы булды. Башка мәчеләргә бөтенләй охшамаган – агачтан чия  ашарга бик ярата. Ә тагын иркәләнергә бик ярата, әйтерсең лә шуның белән өенә кайтканы өчен рәхмәт белдерә”.

фото: Марина Кузина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев