Бердәм пособие гаилә кеременә исәпләнми
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге базасында “Гаилә” илкүләм проекты һәм гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында түгәрәк өстәл узды.
Анда районның кайбер ведомство вәкилләре, шулай ук күп балалы ата-аналар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары катнашты.
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова балалы гаиләләргә бердәм пособие алу буенча закондагы үзгәрешләр белән таныштырды.
– Әгәр 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гаиләнең кереме бер яшәү минимумыннан артмаска тиеш булса, быелдан башлап тагын бер шарт өстәлде – гаиләнең хезмәткә яраклы һәр әгъзасына хисап чорында уртача еллык керем, ягъни мөрәҗәгать итү көненә кадәр алдагы елда, хезмәткә түләүнең кимендә дүрт минималь күләмен тәшкил итәргә тиеш. Тагын бер өстәмә – әгәр дә ана бала карый икән, аның эшләргә дә хокукы бар, ләкин тулы көн түгел. Хезмәт килешүе һичшиксез рәсмиләштерелергә тиеш. Инвалид балаларны, өлкән яшьтәге гражданнарны карау турында бик күп сораулар килә. Быел мондый карау бетерелде, билгеләнгән түләү турыдан-туры өлкән кешеләрнең пенсиясенә өстәмә буларак кушыла. Быел ул индексацияләнде һәм 1 314 сумны тәшкил итә. Әгәр гражданин беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкән кешеләрне карауны дәвам итә икән, ул ел ахырында шәхси-лицевой счетында үз стажын теркәү өчен клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә гариза тапшырырга хокуклы. Элек карауны бары тик эшләмәүче гражданин гына башкара ала иде, хәзер эшләүчегә дә рөхсәт ителә. Инвалид баланы нигездә әнисе һәм опекуннары карый, аларга 10 мең сум күләмендә акча түләнде. Әнисе, мәсәлән, карый, ә аннары эшкә урнаша икән, карау эшкә яраклы башка гражданинга рәсмиләштерелә, аңа 2025 елның 1 гыйнварыннан 10 950 сум түләнә, – диде Ирина Александровна.
Катнашучыларның берсе, инвалид баланың әнисе, аңа 50 яшендә пенсиягә чыгу шарты булганда 45 яшьтә РСФга мөрәҗәгать итәргә кирәкме, дип кызыксынды. Шуннан соң баланы карауны әтисенә рәсмиләштерергә буламы.
– Сигез яшькә кадәр инвалид бала караучы ана пенсиягә 50 яшьтән чыгарга хокуклы. Сезнең очракта клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенә алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бала карауны әтисенә үзгәртеп рәсмиләштерергә кирәк булачак, – дип җавап бирде РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе.
Бердәм пособие алган вакытта баланың җәйге каникулларда акча эшләве гаилә кеременә йогынты ясаячакмы, дигән сорауга, Ирина Большакова, ул исәпкә алынмаячак, дип җавап бирде.
Ташламалы категориядәге инвалидларның шифаханә-курорт дәвалануына карата булган сорауларга – әгәр социаль пакеттан баш тартмасалар, барысы да хәл ителерлек, дип билгеләп үтелде. Бу төрдән ике елга бер тапкыр файдаланырга мөмкин. Узган ел инвалид балалар өчен шифаханәгә юлламалар бирелмәгән булган, быел балаларның шундый мөмкинлеге бар, алар республикабызның сәламәтләндерү учреждениеләрендә дәвалану уза һәм ял итә алачак.
Районның РСФ һәм социаль хезмәтләр вәкилләре социаль пакеттан баш тартмаска өндәделәр, ул авырган кешеләр өчен нәтиҗәле ярдәмгә әйләнергә мөмкин.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районында социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова күп балалы ата-аналарны социаль ярдәм чаралары белән таныштырды.
– Дәүләт күп балалы гаиләләрне кайгырта, – дип билгеләп үтте ул. – Мәсәлән, аларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 процент күләмендә субсидия бүлеп бирелә, ләкин бер шарт белән, салым бурычы булмаган очракта. Алты яшькә кадәрге балаларга 171 сум күләмендә даруларга айлык пособие түләнә, мәктәп укучыларына юлга 384 сум бүлеп бирелә. Социаль ярдәмнең өстәмә чаралары – газ тоташтырылмаган йортларны газлаштыру. Йортына газ тоташтырылганнан соң күп балалы гаиләләр 100 мең сумга кадәр субсидия алырга хокуклы, – дип ачыклык кертте Ольга Алексеевна.
Ул шулай ук аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чараларына – “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль контрактка тукталды. 2024 елдан социаль контракт өчен төп шарт – аз керемле гаилә яки аз керемле ялгыз яшәүче гражданин булу. Әлеге статусны раслау өчен гаилә кереме мөрәҗәгать итү аена кадәрге өч айда алына. Бу очракта гаиләнең бер әгъзасына керем 15 мең 73 сумнан артмаска тиеш. Барлык дүрт төр социаль контракт гаиләнең һәр әгъзасының керемен яшәү минимумыннан югарырак арттыруга юнәлдерелгән. Гаилә кеременә бердәм пособие быелның февраленнән исәпкә алынмый.
Чара барышында яшь кеше эшкә урнашырга теләк белдерде, аңарга ТР эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш районы бүлеге начальнигы Альберт Абдурахманов, эш урыны тәкъдим итеп, булышлык күрсәтте. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкиле Елизавета Корчагина ата-аналарның инвалид балалар өчен йөзү секциясен оештыру, шулай ук аларның буш вакытларын уздыру буенча сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев