Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Март аена йолдызнамә

Язның беренче ае сөендерә. Югыйсә мартта безнең һәркайсыбызга үзебезне кайгыртырга туры килә.

(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таннары»).  Язның беренче ае сөендерә. Югыйсә мартта безнең һәркайсыбызга үзебезне кайгыртырга туры килә. Эш, гаилә, сәламәтлек, финанслар – һәрберсенә җаваплы карарга кирәк – ай бераз мәшәкатьләр булыр дип вәгъдә итә.

Әмма мартның беренче ункөнлегендә кыю рәвештә яңа белемнәр алыгыз, яңа һөнәри күнекмәләр үзләштерегез – боларның барысының да сезгә тормышта кирәге чыгачак. Барлык эшләрдә ышанычлы булырга һәм тотнаклылыкны сакларга кирәк. 

Ай уртасы – берникадәр тыныч вакыт. 21 март (пәнҗешәмбе) ай тулган мизгелгә туры килә. Бу чакта нигезсез шомланулар көчәергә, яңа курку хисләре барлыкка килергә мөмкин. Астрологлар ул вакытта зур әйберләр сатып алудан тоткарланып тору хәерлерәк дип киңәш итәләр.

Ай кимегән вакытта, 25нән 31 мартка кадәр, үзегезнең физик халәтегезгә һәм психологик сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Язгы җилләр сезнең тормышыгызга күп көтелмәгән хәлләр, күңеллесен дә, аянычлысын да алып килергә мөмкин. Дикъкатьле булыгыз.
Шулай да ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гашыйк парларга гаилә кору карары белән гариза бирүне март азакларына билгеләүне бик кулай вакыт дип киңәш итәләр.

Калганнарга безнең “Тәтеш таңнары” йолдызнамәдәге фаразларга күтәренке рух белән карарга дигән тәкъдимне белдерә – алар нәрсә әйтмәс, иң мөһиме – күңелдә ­яз булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев