Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина мастерскойларында чиратлар тезелде: тәтешлеләр шиннарын алыштырырга ашыгалар

Районда яшәүчеләр ноябрьнең беренче көнен быел мул кар белән каршыладылар.

Шәһәрнең машина мастерскойларында чиратлар тезелде: тәтешлеләр шиннарын алыштырырга ашыгалар. Иң сакчыллары аны октябрьдә үк алмаштырдылар. Остаханәләрнең берсендә хәбәр иткәнчә, андыйлар күп түгел.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларны игътибарлы һәм сак булырга өндиләр: юлларда транспорт вакыйгаларының саны арткан. Узган атнада районда 4 фаҗига килеп чыккан, өстәвенә 2 очракта машиналарда җәйге тәгәрмәчләр булган.
Бер атнада барлыгы юлларда 78 хокук бозу теркәлгән. Өч шофер исерек хәлдә руль артына утырган өчен тоткарланган. Бер тәтешле транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш машина белән идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев