Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгы алу өчен медицина белешмәсенең бәясе кыйммәтләнә

22 ноябрьдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тикшерүе процедурасын катлаулыландыру турындагы боерыгы үз көченә керәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). 2020 елның гыйнварында Татарстанда машина йөртү таныклыгын алу өчен медицина белешмәсенең бәясе кыйммәтләнә.

2019 елның 22 ноябреннән машина йөртү таныклыгы алу алдыннан медицина тикшерүе үтү процедурасын үзгәртү турындагы боерык үз көченә керә.

«Тикшерү тәртибе катлаулылана. Аңа 11 наркотик матдәгә һәм СDТ-аксымга анализлар тапшыру керә. Ул кешенең исерткеч эчемлекләрне артык куллануын күрсәтә. Аксым концентрациясе арткан очракта, кешенең яшәү урыны буенча психиатр-наркологка җибәрәләр», - дип аңлатты Татарстанның Наркология диспансеры баш табибы урынбасары Сергей Басанов.

Табиблар сүзләренчә, яңалык юл-транспорт һәлакәтендә үлем һәм инвалид калу очракларын киметүнең бер ысулы булачак. Шулай ук киңәйтелгән тикшерү табибларга хроник алкоголикларны һәм наркоманнарны билгеләргә ярдәм итәчәк.

Татарстанда психиатр-нарколог белешмәсенең бәясе күпмегә артачагы әлегә билгеле түгел. Хәзерге вакытта 2020 елның гыйнварына кадәр белешмә 700 сум тора.

«Хәзерге вакытта яңа тикшерүнең йомгаклау бәясе калькуляция уза. Бәя куйганда тикшерү материаллары исәпкә алыначак, чөнки һәр кешене 11 наркотик матдәгә тикшерергә кирәк булачак. СDТ-аксымга тикшеренү бик кыйммәт тора. 2020 елның гыйнварыннан бәяне арттыру планлаштырыла», - диде Сергей Басанов.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197284/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X