Машина яна башласа нишләргә?
Һәр автоһәвәскәр машина янганда нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.
Мондый очракларда гражданнарның нинди чаралар күрә алуы турында безнең газета укучыларга Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең районара өлкән инспекторы Андрей Харитонов сөйли:
– Башта автомобиль хәрәкәтен туктатыгыз, двигательне сүндерегез, тормозга басып, тәгәрмәчләрне ручникка куегыз. Кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне 01, 112 телефоны буенча (кәрәзле телефоннан) чакырыгыз. Контактларны аерырга, ачкычны кабызу йозагыннан чыгарырга кирәк. Автомобильнең янгын куркынычсызлыгы шунда ки, салонда мәҗбүри рәвештә янгын сүндерү җайланмасы булырга тиеш. Янгын сүндергечне алып ялкын чыккан җиргә сиптерегез. Әгәр янгын сүндергеч булмаса, ком, җир, калын чүпрәк, кием кулланырга да мөмкин. Шулай ук автомобильнең ялкын белән колачланган өлешләренә көч белән ташланган су пакеты да нәтиҗәле. Кышкы чорда климат температуралары түбән булу белән бәйле шартларны исәпкә алып, двигательне янучан материаллар белән каплау, шулай ук радиатор янына картон, фанер һәм башка материаллар кую ярамавына игътибар итегез. Әлеге киңәшләргә колак салмау мотор бүлегендә янгын чыгуга китерергә мөмкин.
Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү төзәтеп булмаслык бәла-казаларга китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев