Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матрёна әби

Тәтештә яшәүче Матрена Тихонова 21 ноябрьдә үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Узган гасырда калган 1911 елда Буа районының Козловка авылында бер кызчык дөньяга килә, аңа Матрена дип исем кушалар. Ул чакта аның туган авылында әле мәктәп тә булмый, әмма укырга теләүчеләр өчен махсус өй бүлеп бирәләр, хәтта парталар да куялар. Матрена бары өч сыйныф кына тәмамлый, укырга һәм язарга өйрәнә. Элек: "Кызларга уку кирәкми, алар җеп эрләргә һәм тукый белергә тиешләр", дигәннәр. Ә ул инде тугыз яше тулганчы ук хәлкадәри әнисенә авыл хуҗалыгы эшләрендә булыша. Аны урак урырга да алып йөриләр. Әтисе: "Тамырлары белән генә йолыкма, юкса икмәк кара булачак", дип өйрәткән.

Шулай итеп, һәр эштә җитез Матрена сокланырлык чибәр кыз булып үсеп җитә. Бервакыт булачак ире Григорий белән очраша һәм алар бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булалар. Ә икесенә дә 18 яшь тулгач, Матреналар бусагасын кодалар атлап керә.

1935 елда яшь гаилә Тәтешкә күчеп килә. "Буденовец" колхозында егерме елдан артык, ул таркалганчы, эшли. Сугыш елларында иптәш кызлары белән окоп өчен киртәләр кисәләр. Колхозчы хатын-кызларга азык-төлек карточкалары бирелми (хәтта 300 грамм ипи дә тиеш булмаган), һәркем хәленнән килгәнчә яшәп калырга тырышкан.

Григорийны каһәр суккан сугыш упкыны үзенә суырып ала. Бергә яшәгән вакытларын искә төшергәндә әбекәйнең күзләрен яшь пәрдәсе каплый, чөнки унбер ел эчендә алар бер тапкыр да сүзгә килмичә, бик дус, тату яшәгәннәр. Ире һәлак булгач, ул ике бала белән тол кала. Кичке мәктәпкә җыештыручы булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Уллары Михаил һәм Николай, армия­дә хезмәт иткәннән соң, яшәргә дип Эстониягә күчеп китәләр. Лаеклы ялга чыккач, Матрена Кирилловна сигез кыш шунда барып онык­ларын караша. Аянычка каршы, уллары инде мәрхүм, ә онык­лары һәм оныкчык­лары кайтмыйлар, юл йөрүе кыйммәт диләр икән.

Әмма Матрена әби ялгыз түгел, улының бергә хезмәт иткән дусты Юрий Андрианов гаиләсе белән аның ышанычлы терәгенә әйләнгән. Социаль яклау хезмәткәрләре аның янында көн саен - иртән дә, кичен дә булалар, шәфкать туташы да сәламәтлеге белән кызыксынып тора. Әле ярый, соңгы ике елда ул бөтен уңай­лыклары булган яңа фатирга күчеп өлгерә, тик шулай да үзенең гомер иткән йортын сагына.

Матрена Кирилловнаның озак яшәү серләре юк. Хастаханәгә бары өч тапкыр гына барган, икесендә - бала табарга, һәм аягы сынгач, хәзер ул урындык ярдәмендә генә йөри. "Ходай Тәгалә барыгызга да нык сәламәтлек, күңел көрлеге бирсен. Хәзер яшәргә була",- ди олы җанлы Матрена әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев