Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур язны чакырдылар

Мартның беренче көнендә тәтешлеләр кышны, аның белән бергә Май чабу бәйрәмен озаттылар.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда самавырлар кайнады, бәйрәмнең төп билгесе коймаклар пеште. Теләге булган һәркем аларны кайнатма һәм каймак, куертылган сөт һәм уылдык, эремчек һәм ит белән дә ашады. Гармун уйнады, такмаклар яңгырады, суык бер урында гына басып торырга ирек бирмәде. Иртәдән үк мәйданга урнашып өлгергән авыл халкы кайнар чәй эчеп, биеп җылынды, үзенә кунаклар чакырды.
Коймаклар гына булса икән... Өстәлләр сый-нигъ­мәттән сыгылып торды: эремчек, балык, ит бәлеш­ләре, бөккәннәр, кош телләре, пәрәмәчләр, тозлаган кыяр-помидорлар - җаның нәрсә тели бар да бар. Самавыр артыннан самавыр кайнап тора, тау кадәр коймаклар да күзгә күренеп кими, күңел ачулар кызганнан-кыза бара.

Коймаклар күп булган саен, бәхет тә күп була диләр, шулай булсын.


Бәйрәм уңаена туры китерелгән ярминкә дә мулдан иде. Анда 26 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән КФХлар, 9 җирлек катнашты һәм алар бер миллион сумнан артыклык товар алып килгәннәр. Беренче булып авыл хуҗалыгы техникумы машинасы килде. Барсы да тиешенчә - элмә такта, азык-төлек өчен өстәлләр, төрле товарлар һәм ачык йөзле сатучылар. Дүрт тонна бодай, арпа, солы, борчакны күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Кәбестә, суган, ярты тонна бәрәңге һәм чөгендер дә сатылып бетте. Шәмәклеләр дә аерылып тордылар. Аларда әле биш төргәк печән дә бар иде һәм аңа да сорау булды. "Колос" агрофирмасы"ның да товарлары күп иде.

Һәркайсының ассортиментында - ит, балык, бал һәм сөт. Тик менә "Новая заря" ҖЧҖ алып килгән бозауларны гына алучы булмады. Тәтеш­леләр ярминкәдән бәйрәм өстәлләре рәтләренә күчтеләр. Шәһәр уку йортлары һәм балалар бакчалары муллыклары һәм ачык йөзле булулары белән үзләренә җәлеп иттеләр. Лотокчылар барсын да Май чабу бәйрәме белән котлап, коймаклар белән сыйладылар.


Льяш, Монастырский, Нармонка, Байраш, Зур Әтрәч, Олы Тормы, Урюм, Киртәле, Килдеш һәм башка җирлекләрнең өстәл тирәләре бер дә бушап тормады.

Бәйрәмдә кояш кына җитмәде, шунлыктан барсы да кайнар чәй эчеп җылындылар. Һәрвакыттагыча мәдәният йорты хезмәткәрләре зур тырышлык күрсәттеләр. Театральләштерелгән күренешләрдә килдеш­леләр, урюмлылар, тәтешлеләр, чинчуринолылар, кечешәмәклеләр, олылар, шулай ук балалар коллективлары актив катнаштылар.


Җыелучыларның күңелле кәефен район башлыгы Валерий Чершинцев та уртаклашты, ул җирлекләрнең сәүдә рәтләре буйлап узды һәм барсын да бәйрәм белән котлады. Һәм менә финал - Май чабу карачкысы яндырылды, борынгы юраулар буенча аның белән бергә барлык күңелсезлекләр һәм уңышсызлыклар янып юкка чыга икән.

Киң колач белән Май чабу бәйрәмен билгеләп үттек, инде эшкә керешергә вакыт, ә ул безнең һәркайсыбызның гаиләсендә, коллективта һәм районда җитәрлек.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев