Матур башлангычларга өнди
Район гәҗитен кырык елдан күбрәк алдырабыз.
(Тәтеш, 23 июня, «Тәтеш таңнары»). Валентина Лукоянова, Тәтеш: “Без ирем белән район гәҗитенең тугры укучылары, аны кырык елдан күбрәк алдырабыз.
Соңгы елларда күп фатирлы йортта яшибез һәм подписка кампаниясе башлануга ук хат ташучыбыз Наташа абунә кәгазен рәсмиләштерергә тәкъдим итә, бу бик уңайлы.
Кайбер күршеләр ниндидер сәбәпләр аркасында аны яздырмыйлар, шулай да районның ничек яшәвен бик тә беләселәре килә, шуңа да “Авангард”ны укырга безгә киләләр. Аннары бергәләп фикер алышабыз, якташларның уңышларына сөенәбез, мин: “Уку йорты”, – дип шаяртам.
Җәй җитте, Тәтеш матурлана, тәтешлеләр агач, чәчәкләр утырталар, парк яңара, күп кешеләр йорт яннарында чәчәк үстерү белән шөгыльләнә, әлеге файдалы эшләр хакында гәҗиттә язалар. Яхшы үрнәк йогышлы була, мин дә шулай ук узып йөрүчеләргә матурлык тудыру өчен йорт янына чәчәкләр утырттым.
Шулай булгач, безнең район гәҗите фәкать кызыклы мәгълүматлар гына ирештереп калмыйча, әле тагын матур башлангычларга да өнди”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев