Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур хатирәләр күңелдә кала

Кадыштан Зинаида һәм Илья Икиннар алтын туйларын билгеләп үтте.

(Тәтеш, 17 март, "Тәтеш таңнары", Галина ТАҖЕТДИНОВА). Аларның икесе дә ишле гаиләдән, эшләп алынган икмәкнең кадерен яшьтән үк белгәннәр. Зинаида сигезь­еллыктан соң колхоз фермасына сыер савучы булып урнаша, ә Илья вафат булган әтисен алыштырып, көтүче, аннары тракторчы була.

“Кичке уенда биегәндә ­та­­­ныш­тык, бер-беребезне ошаттык, ике ел ярым очра­шып йөрдек тә өйләнештек, безгә нибары 19 яшь иде”, – ди гаилә учагын сак­лаучы.
Яшь парлар 15 ел иренең әти-әнисе йортында  яшиләр, моның үзенә күрә бер өстенлекләре дә була. Беренче елны ук кызлары Лида туа, ике елдан – Маша, ә биш ел узгач – уллары Володя. “Илья һәрчакта эштә: иртән сәгать алтыда китә, төнлә соң гына кайта. Кышын хуҗалык өчен урманда агач әзерләделәр, ул колхозчылар өчен утын ташыды, – дип искә төшерә әңгәмәдәшем. – Мин колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйдым, аннары дуңгызлар карадым. Каенанам бик ярдәм итте, балаларны тәрбияләргә булышты”. 

Коммунистик хезмәт ударнигы Илья Иосифовичның бик яхшы тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәтләре бар, ә туган авылларында фатир бирү Икиннар гаиләсе өчен иң зур бүләк булган. “Бик тә сөендек, хезмәтебезне бәяләгәннәренә рәхмәт, ирем 40 ел тракторда эшләде”, – дип белдерә ихтирам белән Зинаида Феоктистовна.

Авыл кешеләре бер җәйдә 5-6шар гектар чөгендер эшкәрткәннәр, кырда балалары да эшләгән, хәтта ун яшьлек Володя да эшсез калмаган. “Акча кирәк иде, шуңа да барысы да тырыштылар, бергәләп – җиңелрәк, аның каравы күлмәкләр һәм ботинкалар ничек сатып алуын һәркайсы белде”, – дигән фикерен әйтә күп балалы ана.

Авыл хатын-кызына олы апасыннан калган тегү машинасы гаилә өчен яхшы булышлык була. Һәм 70 яшьлек “ярдәмчесе” хәзер дә эшли – юк-юкта пөхтә хуҗабикәнең оста кулларында тәгәрмәчләр күңелле тавыш чыгарып “җырлый”, кешеләр авыл һәм район бәйрәмнәрендә ул ясаган әйберләрне карап хозурланалар, мәсәлән, матур корама юрганнан авыл йортының җанга рәхәт җылысы бөркелә. Авыл кешеләрендә рус мичендә хуш исле икмәк пешерү гадәте дәвам итә. Югыйсә өйдә газ да бар, әмма балаларны һәм оныкларны сөендереп, мичтә әзерләнгән кәбестә ашын, күпереп пешкән пирогларны бернинди ризыклар белән чагыштырып булмый. “Безнең әби – иң яхшы аш-су остасы”, – дип раслыйлар алар. 

Тиздән киләчәк язны көткәндә җир кешеләре чәчүгә орлык әзерлиләр, алар сатып алганны, кибетнекен, үз итмиләр, бу хакта болай диләр: “Безнең барысы да үзебезнеке, вакыт һәм тәҗрибә аша тикшерелгән”.

Аларның беренче хисләре тормыш яшәеше белән сыналган һәм ярты гасырдан күбрәккә сузылган. “Төрле чаклар булды, – диләр алар. Еллар үткән саен барлык вак-төякләр, кирәкмәгән кичерешләр уза, бары тик яхшы, матур хатирәләр генә күңелдә кала. Шулар белән яшәргә кирәк тә инде”.

Фото Икиннар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X