Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Май чабуда күңел ачтылар, коймак белән сыйландылар

Май чабу, Кели Масинце һәм Саварни – милли бизәкләрне үз эченә алган бу өч бәйрәм: кышны озату һәм язны каршылауга багышлана.

(Тәтеш, 17 март, «Тәтеш таңнары»).
Мордва авылларында Кели Масинце узды
Крахмалонь шенявкст, чивгонь кисель, сэргавозень пярякат – мордва халкының әлеге барлык милли ризыкларын Килдештән “Келуня” вокаль ансамбле үзешчәннәре Кели Масинце (Күңелле Май чабу) уңаеннан әзерләгәннәр, ә алар белән кунакчыл Врясовлар йортында сыйландылар. Хуҗабикә Любовь Николаевна аш-су әзерләү серләрен кунаклар белән дә уртаклашты, ә музыкаль коллективта чыгыш ясаучылар халык җырларын башкардылар. Төп тантана Киртәледә гөрләде. Биредә беренче район бәйрәме  “Кели Масинце” узды. Авылда яшәүчеләр һәм кунак­лар театральләштерелгән тамашаны карадылар, мордва уеннарында һәм күңел ачуда, спорт ярышларында катнаштылар, бизәлгән атта урам әйләнделәр, хуш исле чәй белән тәмле коймактан авыз иттеләр. Киртәледә яшәүче Татьяна Зермянкина бәйрәмгә ире белән бергә килгән һәм хәтта шаян такмаклар бәйгесендә катнаштылар. 
– Авылда мондый зур бәйрәм күптән булганы юк иде. Барысы да әйбәт, күңелле,  бердәмлектә үтте. Концерт ошады, матур җырладылар. Мондый бәйрәмнәрне ешрак уздырсыннар иде, – дип уртаклашты ул.

Тәтештә Май чабу бәйрәме
Шәһәрдә күмәк күңел ачу бәйрәме район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ничек тиеш шулай: җырлар, биюләр, коймаклар белән һәм карачкы яндырып узды. Шәһәрдәге мәгариф учреждениеләре  коллективлары тәмле камыр ризыклары, хуш исле чәй белән сыйладылар, мәдәният хезмәткәрләре  – “Күңел ач, уйна, халык: Май чабу җитте!” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша, өстәмә белем бирү үзәге һәм спорт мәктәпләре балалар уеннары әзерләгәннәр, ә халык осталары бәйрәм кунакларына үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
– Сезне чын күңелдән Май чабу белән тәбрик итәм, сезгә сәламәтлек, ярату, һәм, әлбәттә инде, бүгенге кебек, күтәренке рух телисем килә, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. 
Шәһәрдәге 1нче мәктәп, кадет мәктәп-интернаты, “Каенкай” һәм “Әкият” балалар бакчалары коллективлары бәйрәм чарасында актив катнашканнары өчен дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.
– Шимбә көнне кызым белән кышны озату бәйрәмендә булдык. Күңелле җырлар, ялкынлы биюләр шушы салкын көндә җылылык өстәде. Матур чарада шатлык һәм күңелле күренеш хөкем сөрде. Безне кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйладылар. Кызым балалар бәйгеләрендә катнашты һәм татлы призлар отып алды. Балама язгыча итеп бизәлгән матур ат бигрәк тә ошады, ул балаларны чанада утыртып әйләндерде. Бәйрәмнән тирән тәэсирләр һәм онытылмас кичерешләр калды, – дип уртаклашты тәтешле Ольга Опалева. 
Кыш белән хушлашуны гәүдәләндергән карачкыны яндыру күренеше бәйрәмнең азагына җитүен белдерде. 

Олы Шәмәктә Саварни
Олы Шәмәк авылының мәдәният йорты бинасы янына кеше күп җыелды, чөнки җирлектә, шулай ук башка авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр кышны озатты. Кешеләр әйлән-бәйләндә катнаштылар, чуаш җырлары яңгырады.
Районыбыз башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм районның чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев авыл кешеләренә, бәйрәм кунакларына сәламәтлек, тынычлык теләделәр.
Театральләштерелгән тамаша “май чабу карчыгы”н яндыру белән тәмамланды. Шуннан соң халык мәдәният йортының тамаша залына җыелды, анда чуаш җырлары, биюләре башкаручыларның район фестивале булды.
Кыш бөтенләй дә чигенергә җыенмавына һәм әлегә үзен салкыннары белән  искә төшереп торуына да карамастан, яз акрын гына үз хокукын ала: болытлар артындагы кояш та җылырак балкый, кешеләр дә бер-берләренә ешрак елмая.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев