Медицина белгечләренең хезмәте җәмгыятьтә һәрвакытта иң игелекле һәм кирәкле булды
17 июнь – медицина хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 17 июнь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә.
“Медицина белгечләренең хезмәте җәмгыятьтә һәрвакытта иң игелекле һәм кирәкле булды, шулай булып калачак та. Авыр минутларда сез чирләрне җиңәргә булышасыз, тормышка өмет һәм ышаныч уятасыз. Сез һәрбер көнне иң кыйммәтле – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга омтыласыз, – диелә котлауда. – Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Табибларга һәм шәфкать туташларына, барлык медицина персоналына нык сәламәтлек, җитешлек, сайлаган һөнәрләренә тугры калуларын телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев