Медицина тикшерүен һәркем узарга тиеш
Кыр эшләре вакытында хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бүлеп бирелә.
(Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары», Лина ТИХОНОВА). Агросәнәгать комплексы профсоюз эшчәннәре райкомы рәисе Николай Артемьев авыл эшчәннәре турында кайгыртуга анализ ясады.
“Медицина тикшерүе – мөһим күрсәткечләрнең берсе. Хезмәтне саклау буенча бер кешегә тотылган акча норматив нигезендә 6 мең сум тәшкил итәргә тиеш”, – дип аңлатма бирә Николай Аркадьевич.
“Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ, “Бакырчы” ҖЧҖ, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Содружество” ҖЧҖ, “Авангард” ҖЧҖ хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгына чыгымнар буенча үткән ярты елда алдынгылар булып торалар.
Моның белән беррәттән шундый хуҗалыклар да бар, аларга әлеге маддә буенча чыгымнарны арттырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев